Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Кышкы каникуллар” профилактик чарасы уза

“Кышкы каникуллар” профилактик чарасы 26 декабрьдә старт ала һәм киләсе елның 8 январена кадәр дәвам итәчәк.

Агымдагы елның 26 декабреннән 2023 елның 8 январена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән безнең районда да балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлтелгән “Кышкы каникуллар”дип исемләнгән  киң масштаблы чара узачак.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган кечкенә җәяүлеләр дә автоинспекция хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак. Алар тарафыннан юл кичү кагыйдәләрен бозу фактларын полицейскийлар яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары инициатив төркемнәре белән берлектә кисәтәчәкләр. Хокук бозулар турында мәгълүмат җәяүлеләрнең уку урынына, алар белән профилактик эш алып бару өчен биреләчәк.

Шулай ук мәгариф оешмаларында полиция хезмәткәрләре укучылар һәм аларның әти-әниләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәкләр. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда да узачак.

Яктылык көне кыскару шартларында, шулай ук һава торышы начар булу сәбәпле, район автоинспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга һәм яктылык кайтаручы элементлардан файдаланырга чакыра.

Белешмә

2022 елның 11 аенда республика юлларында 379 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала үлгән һәм 400е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Транспорт чараларында балаларны ташу очраклары аеруча борчу тудыра. 11 ай нәтиҗәләре буенча республика юлларында 6 пассажир бала үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев