Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кышкы фестивальдә Чүпрәле районы командасы беренчелекне яулады

ГТОның кышкы фестивалендә

«Алтын» универсаль спорт комплексы һәм Иске Чүпрәле авылының чаңгы базасында ГТО буенча кышкы фестивальнең зона этабы узды.

Фестивальдә Татарстан Республикасының Идел аръягы зонасына кергән районнардан командалар катнашты.

Фестиваль башланыр алдыннан район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов район җыелма командасы әгьзаларын бүләкләде. Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе укучысы Агния Аръяховага ГТОның алтын билгесен; укучылар арасында кышкы фестивальнең муниципаль этабында шәхси зачетта дүртенче баскыч җиңүчесе — Зур Чынлы урта мәктәбе укучысы Алинә Бикчурова район башлыгының Мактау Грамотасын тапшырды.

Ярышларда команда беренчелеге ГТО комплексының тиешле яшь баскычларында җыелган очколар суммасы буенча билгеләнде.

Фестивальдә катнашучылар барлык сынауларны да лаеклы үттеләр.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Чүпрәле районы спортчылары беренче урынны яулады, икенче урында — Тәтеш районы спортчылары һәм өченче урында — Апас районы командасы.

Айрат Җәлалов спортчыларны барлык сынауларны лаеклы узулары белән тәбрикләп, командаларга Дипломнар һәм Кубоклар тапшырды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең районда ГТО комплексын популярлаштыру буенча актив эш алып барыла. 2023 елда Татарстан Республикасы авыл муниципаль берәмлекләре арасында безнең Чүпрәле районы «ГТО алдынгысы» күчмә байрагын яулады, ул быел безнең спорт залларын һәм спорт чараларын бизи.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев