Реклама
Көн вакыйгасы
Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итүче чүпрәлеләр күп
Әлеге оешмада 260тан артык төрле төрдәге хезмәтләр күрсәтелә
Бу көннәрдә аларда “халык ташкыны” дип әйтсәк тә ялгышмабыз. Бу нилектән шулай? Һәм оешманың бүгенгесен ачыклау максатыннан аның җитәкчесе Эльмира Хәнҗәровага мөрәҗәгать иттек.
– Эльмира Рифкатовна, бүгенге көндә халыкның сезнең оешмага күпләп мөрәҗәгать итүе нәрсә белән бәйле, я булмаса елның һәр фасылында да сездә шулай халык күпме?
– Бүгенге көндә безнең күпфункцияле үзәктә 260тан артык төр дәүләт хезмәте күрсәтелә. Агымдагы елның соңгы алты аенда безгә көн саен шәхсән яисә ышанычнамә буенча 100-120 кеше мөрәҗәгать итә: документлар тапшыралар, хезмәтнең әзер нәтиҗәләрен алалар, консультация сорап киләләр һәм башкалар. Октябрьнең соңгы атнасында гариза бирүчеләр агымы бераз кимеде әле.
– Үзәктә ничә белгеч хезмәт күрсәтә соң? Алар бөтен информацияне эшкәртеп өлгерә аламы?
– Бездә штат буенча 4 хезмәткәр исәпләнә иде. 1 октябрьдән, филиал җитәкчесен дә кушып, 5 хезмәткәр эшли башлады. Бүгенге көндә документларны кабул итү-бирү буенча 5 “тәрәзә” халыкка хезмәт күрсәтә. Ә менә 15 майдан 15 сентябрьгә кадәрге чорда документ кабул итү-бирүнең 3 “тәрәзәсе“ эшләде. Белгечләребез берүк вакытта залдагы консультантлар һәм кабул итүне гамәлгә ашыручы хезмәткәрләр дә булып торалар.
Алар барысына да өлгерәләр, дип әйтәсем килә. Җәйге чорда, гражданнар массакүләм мөрәҗәгать иткән вакытта, көттерүнең уртача вакыты 35-40 минут тәшкил иткән булса, бүгенге көндә чиратта көтүнең уртача вакыты 20 минутны тәшкил итә. Әмма без аның 15 минуттан артмавына омтылабыз.
– Үзәктә банкомат, инфоматларның булуы да хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыра түгелме?
– Әйе, үзәктә, кабул итү-бирү залында, дәүләт пошлинасын акчалата да, шулай ук «Ак Барс банк» инфокиоскасы аша, банк картасы белән дә, түләргә мөмкин.
Һәр хезмәткәрнең эш өстәлендә дәүләт пошлинасын банк картасы белән түләү өчен инфокиоск урнаштырылган, электрон чират җайга салынган.
– Уңайлыклар тудырылган, димәк. Шулай да кабул итүгә килгән кешенең беренче чиратта нишләргә тиешлегенә тукталып китик әле.
– Кабул итү электрон чират терминалы аша, талон системасы буенча алып барыла. Залда моноблок, «кунак» компьютеры бар, анда мөрәҗәгать итүчеләр үзләренең шәхси кабинеты аша кирәкле дәүләт хезмәтен алырга, кабул итүгә язылалар.
Кеше безнең үзәккә теге яки бу хезмәтне сорап мөрәҗәгать иткәндә түбәндәге схема гамәлдә: консультация бирү, гариза һәм документларын кабул итү. Белгечләр ул документларны тиешле органга тапшыра, аннан соң җавабын, ягъни әзер документларны мөрәҗәгать итүчегә бирә.
– Халыкны ни борчый, үзәккә күбрәк нинди үтенеч белән мөрәҗәгать итәләр?
– Агымдагы елның 9 аенда, мәсәлән, 1663 гариза кабул ителде. Алар арасында төрле характердагылары: күчемсез милекне дәүләт теркәве аша үткәрү, ЕГРЮЛдан белешмә алу, салым кәгазьләрен эзләтү, куар кодлар белән бәйлеләре һ.б. бар иде. РФ гражданы паспортын бирү, алмаштыру буенча 614 хезмәт, Россия Федерациясе чикләрендә булу урыны һәм яшәү урыны буенча Россия Федерациясе гражданнарын теркәүне исәпкә алу (документлар кабул итү өлешендә) буенча 478 хезмәт, хөкем ителүе булу яисә булмау турындагы белешмә бирү буенча 175 хезмәт, машина йөртү таныклыгын алмаштыру буенча 139 хезмәт күрсәтелгән, 5 елга (иске үрнәктә) чит ил паспортлары бирү буенча 31 гариза каралган.
Салым инспекциясе хезмәтләрен күрсәтү дә безнең бүлеккә йөкләнде. Шуңа бәйле рәвештә, халыктан 1184 белешмә кабул ителде һәм бирелде.Гомумән, безнең үзәккә кеше теләсә нинди хезмәт өчен мөрәҗәгать иткәндә дә хезмәткәр аңа салым бурычын тикшереп карарга тәкъдим итә. Үткән чорда 6692 гариза бирүчегә булган бурычларын түләү өчен 707 квитанция бирелде.
Бүгенгесе көнне бик күп службаларның вазифалары безгә йөкләнде, дисәм тә арттыру булмас. Ауга рөхсәтне дә безнең бүлек аша алырга мөмкин хәзер.
– Куар кодларның сезнең бүлек аша ничек алынуына да ачыклык кертеп китик...
– Октябрьдә күп кенә гражданнар вакцинация узуны раслый торган QR код яисә авырганнан соң бирелә торган сертификатны алу өчен безнең үзәккә мөрәҗәгать итә башлады. Моның өчен Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында QR код белән сертификат алу өчен гражданинның шәхси кабинеты ачылган һәм исәпкә алу язмасы (учетная запись) белән «расланган» статусы булырга тиеш. Яшьрәкләр инде ул кодларны үзләре дә интернетка кереп ала ала. Ә менә интернетка керү мөмкинлеге, смартфоннары, шулай ук, электрон хезмәтләрдән файдалану күнекмәләре булмаган өлкән яшьтәге кешеләргә бик теләп ярдәм итәбез.
Без бәйрәм, ял көннәрендә дә эшлибез. Андый көннәр безнең үзәк өчен - бер хезмәткәр кизү торган эш көне булып санала.
– Җавапларыгыз өчен рәхмәт, Эльмира Рифкатовна!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев