Хокукың бозылса – мөрәҗәгать ит!
Россия Федерациясендә кеше хокуклары буенча җәмәгать ярдәмчесе институтын төзү - Россиядә демократик үзгәрешләрнең иң мөһим казанышларыннан берсе
1948 елның 10 декабрендә Берләшкән Милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясе тарафыннан кеше хокуклары буенча гомуми декларация кабул ителде. Ул барлык кешеләрнең тигез хокуклары һәм ирекләре булуын тану иде. Безнең районда да кеше хокуклары буенча җәмәгать ярдәмчесе эшләп тора. Соңгы елларда әлеге иҗтимагый вазифага Лилия Нәсибуллина алынган иде.
– Лилия Әмирҗановна, кеше хокуклары буенча җәмәгать ярдәмчесе вазифасы нинди максат белән барлыкка китерелде һәм ул нәрсә белән шөгыльләнә?
– Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча җәмәгать ярдәмчесе вазифасы гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен дәүләт тарафыннан яклау гарантияләрен тәэмин итү, аларның дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, вазифаи затлар һәм дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан үтәлүен тәэмин итү максатларында гамәлгә куелган. Җәмәгать ярдәмчесе эшчәнлегенең максаты, барыннан да элек, хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлектә гражданнарның хокукларын яклау.
– Үткән ел сезнең тарафтан нинди эшләр башкарылды?
– Узган ел җиңел булмады. Эпидемия һәм чикләү чаралары аркасында, гражданнарның сәламәтлеген, хезмәт хокукларын саклау, мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре тагын да әһәмиятлерәккә әйләнде. Моның белән беррәттән, торак мөнәсәбәтләре, мәгариф, экология һәм тормыш эшчәнлегенең башка өлкәләрендә кеше хокукларын яклау мәсьәләләре дә актуальлеген югалтмады.
Ел дәвамында без кеше-ләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклаучы мөһим вакыйгалар пульсында торырга тырыштык.
Татарстан Республикасының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьләр саны, аларны үтәү безнең тарафтан контрольгә алынды.
Безнең район буенча 2021 елда «Халык контроле»нә 11 мөрәҗәгать керде. Аларның өчесе муниципаль юлларны карап тоту, тагын өчесе территорияне комплекслы төзекләндерү, һәм урамнарны яктыртуны оештыру, атамалардагы һәм элмә такталардагы хаталар, контейнер мәйданчыкларын һәм чүп контейнерларын карап тоту буенча иде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә карап тикшерелде һәм уңай хәл ителде.
Шәхсән үзем 8 чакырылыш Дәүләт Думасына сайлау кампаниясе барышында гражданнарның хокукларын үтәүне мониторинглауда катнаштым. Әлеге практика РФдә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр һәм районнарда кеше хокуклары буенча җәмәгать ярдәмчеләре өчен традициягә кереп бара.
– Райондашлар сезгә еш мөрәҗәгать итәме?
– Гражданнардан кергән шикаятьләр, мөрәҗәгатьләр белән эшләү, шулай ук, безнең эшчәнлекнең төп юнәлешләреннән берсе. Әмма, узган елда Чүпрәле районында кеше хокуклары буенча җәмәгать ярдәмчесенә шикаятьләр кермәде.
– Белгәнемчә, кешенең социаль хокукларын, шул исәптән хезмәт хокукларын яклау буенча сез үзегез дә төрле инициативалар күрсәтәсез...
– Әйе. Мәсәлән, федераль законнар нигезләмәләрен исәпкә алып һәм гражданнар мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләүләрне алу хокукы булган затлар даирәсен киңәйтү мөмкинлеге турында тәкъдимнәр җибәрелгән иде. Чөнки мондый гаиләләрдә 1 төркем инвалидны яисә даими тәрбияләүгә мохтаҗ булган 80 яшькә җиткән өлкәннәрне карау сәбәпле, керем чыганаклары юк. Районда андый гаиләләр саны - 10ау.
Нәтиҗәдә, әлеге тәкъдимнәр кабул ителде һәм айлык акчалата түләүнең тәртибен һәм шартларын җайга салучы тиешле үзгәрешләр ТР Министрлар Кабинеты карарына кертелде.
Алдагы еллардагы кебек үк, инвалидларны социаль яклау өлкәсендәге законнар таләпләрен үтәү предметына безнең тарафтан тикшерү чаралары гамәлгә ашырылды, аерым алганда, инвалидларның социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектларына керә алуын тәэмин итү буенча.
ТРда кеше хокуклары буенча җәмәгать ярдәмчеләре ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә узган ел сәүдә үзәкләрендә һәм аның янәшәсендәге территорияләрдә һәм муниципаль берәмлекләрдә уңайлы тирәлек булдыруга тикшерүләр уздырды, нәтиҗәдә эшмәкәрләргә рекомендацияләр бирелде.
– Җәмәгать ярдәмчесе тарафыннан ятим балаларга нинди дә булса ярдәм күрсәтеләме?
– Әйе, бу өлкәдә дә эш алып барыла. Безнең районда да, мәсәлән, үткән ел дүрт ятим балага фатир ачкычлары тапшырылды.
– Гражданнарга хокукый ярдәм көннәре үткәрелә. Сез анда катнашасызмы, кабул итүләр үткәрәсезме?
– 2021 елда өлкән яшьтәге гражданнар, инвалид балаларның ата-аналары, хәрби хезмәткә чакырылучылар, мәктәп укучылары өчен хокукый белем бирү буенча тематик чаралар уздырдым. Хәрби комиссариат белән берлектә хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен хокук белеме дәресләрен үткәрүне дә тәҗрибәгә керттек.
– Лилия Әмирҗановна, кеше хокуклары буенча җәмәгать ярдәмчесенең аерым бер бүлмәсе бармы? Гомумән, эше төшкән кеше сезне кайдан таба ала?
– Әйе, кабул итү өчен аерым бүлмә бар. Атнаның һәр чәршәмбесендә 14.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр кабул итүләр үткәрәм. Соравы булган һәркем Үзәк урам, 12нче йорт, 6 кабинет адресы буенча килеп, мөрәҗәгать итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев