Реклама
Көн вакыйгасы
Хезмәтеңнән тәм табып яшәү - олы бәхет ул
Иске Чокалы авылында яшәүче Дамир Ирфан улы Сирачетдинов шундый бәхетлеләрнең берсе
Тормыш кыенлыклары алдында югалып калмаучы, һәр вакыйгага үзенең фикерен белдерүче, төпле киңәш бирүче, төшенкелеккә бирелмичә алга атлаучы шәхес әлеге ир-ат.
Иске Чокалы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң шоферлар әзерләү курсында укып, шофер таныклыгы ала ул. Шул арада армиягә бару вакыты да килеп җитә. 1987 ел була бу, ул вакытта Әфган сугышы бара әле. Дамирга да армия хезмәтен Әфган җирендә үтәргә туры килә. Гаскәрләрнең дә ниндиендә диген, десант-штурм маневр төркемендә! Әлбәттә, аңа да төрле операцияләрдә катнашырга туры килә, әмма алар турында искә төшерергә яратмый Дамир. 1989 елның май аенда, безнең совет гаскәрләре Әфган җиреннән чыгарылганнан соң, хезмәтен тәмамлап, туган ягына кайта.
Җилкәләре тагын да ныгыган, яшь булуына карамастан, тормышның ачысын да, төчесен дә татырга өлгергән яшь егет авылында төпләнеп кала. Шулай булмый соң - колхозда һәркемгә эш бар, рәхәтләнеп эшлә генә. Дамир да хезмәт юлын “Чишмә” колхозында шофер буларак башлый. Төрле елларда ул “ЗИЛ-157”, “ЗИЛ-131”, “ГАЗ-53”, “ГАЗ-66” машиналарын йөртә. Район үзәгенә колхоз малларыннан савылган сөтне дә ташый.
1998 елда райондагы “Сельхозтехника” оешмасы базасында ачылган токарьлар әзерләү курсында укып, токарь белгечлеген дә үзләштерә. Шулай итеп, “Чишмә” колхозы яшь токарьле дә була. Аның осталыгына, сәләтенә, күз күрмәгән, колак ишетмәгән детальләрне дә ясый алуына сокланмаган кеше калмый. Ул чорның иң көчле инженерлары да гаҗәпләнә хәтта. Һәр детальны тоемлап, миллиметрына кадәр дөрес китереп, детальләрне заводта коеп куйгандай кырдырып бирүчеләр сирәк бит. Шуңа да колхозда хезмәт куючы механизаторлар да, башка авыллардагы колхоз белгечләре дә, механизаторлары да техникалары ватылып, аны төзекләндерү өчен берәр деталь кирәк булганда Дамирга мөрәҗәгать итә башлыйлар.
Әмма замана җилләре безнең районны да читләп үтми, колхозлар туза, халык та бермәл югалып кала, күбесе читкә чыгып китүне кулайрак күрә. Яшьтән үк хезмәттә чыныгып, тормышны төптән аңларга өйрәнгән Дамир замананың да гел болай тормаячагын, колхозлар урынында башка бер оешма булачагын да аңлый ул вакытта. Үзенә дан китергән станогыннан да аерыласы килми. Күп тә үтми станок сатып ала ул, самозанятый буларак теркәлеп, эшли дә башлый. Хәзер ел әйләнәсе аның ихатасыннан кеше өзелми. Хәзер бит халыкта техника күп, кемдер крестьян-фермер хуҗалыгы алып бара, шәхси хуҗалыкларда да тракторлар, мотоблоклар бар. Аларның һәркайсына запас частьлар кирәк. Ә алтын куллы оста янәшәдә генә, ни теләсәң, күз ачып йомганчы шуны кырдырып, ясап бирә. Агрофирма филиаллары җитәкчеләре дә еш мөрәҗәгать итә аңа. Шулай итеп үзе яраткан һөнәре ашлы, бәхетле итә аны.
Тормыш иптәше Миләүшә белән алар өч балага гомер бирәләр. Олы уллары Рамил һәм кызлары Гөлчәчәк Казанда, кече уллары исә әлегә үз яннарында, 3 сыйныфны тәмамлаган. Гаилә, әтиләре Ирфан ага белән, төп нигездә гомер кичерә. Урамнан ук йорт-җирләре үзенең төзеклеге, матур капкалары белән үзенә җәлеп итеп, биредә уңган хуҗа яшәве турында әйтеп тора. Йорт тутырып мал-туар асрыйлар. “Шәһәрдә яшәү безне беркайчан да кызыктырмады”,-ди Миләүшә дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев