Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Юл һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән

Башкарма комитетның утырышлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Рөстәм Мөхәммәтҗанов алып барды.

Утырыш көн тәртибенә район юлларындагы иминлекне тәэмин итүгә кагылышлы сораулар куелган иде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы, полиция майоры Анатолий Михайлов үз чыгышында агымдагы ел башыннан алып 27 мартка кадәр булган хәлләр һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары турында сөйләде.

Агымдагы елда район территориясендә 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 4 кеше зыян күргән, шуларның берсе балигъ булмаган автомобиль пассажиры. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, кешеләр һәлак булган юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән, әмма юл-транспорт һәлакәтләре саны 2гә арткан, кешеләр зыян күргән.

Юл-транспорт һәлакәтләре район үзәгендә һәм Цивильск-Ульяновск- Иске Ишле автомобиль юлында теркәлгән. Зыян күрүчеләрнең барысы да безнең районда яшәүчеләр. Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга игътибар бирелүгә дә карамастан, быел машина йөртүчеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләре тупас бозылган ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Өч ай эчендә автоинспекторлар 500дән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәткән, шулай ук, исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүче 8 машина йөртүче ачыкланган. Моннан тыш, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм авариялелек белән бәйле хәлне үзгәртү өчен район автоинспекторлары көн саен көндезге һәм төнге вакытта, эчке эшләр бүлегенең башка хезмәтләре катнашында, рейдлар үткәрәләр.

Докладчы билгеләп үткәнчә, ЮХИДИ хезмәткәрләре балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймау максатыннан БДД ДБУ һәм ата-аналар белән берлектә «Күзгә ташланып тор» акциясен, ата-аналар белән җыелыш үткәргәннәр, шулай ук, мәктәпләрдә төрле әңгәмәләр һәм лекцияләр оештырылган.

Анатолий Михайлов кичке һәм төнге вакытта балаларның киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булуы, куркынычсызлык каешларын куллану кебек мәсьәләләргә дә тукталды.

Утырыш барышында Иске Чүпрәле авылының кайбер урамнарында ясалма тигезсезлекләр булдыру, юлларга билгеләр кую, белем бирү учреждениеләрендә «өй-мәктәп-өй» схемаларының булу-булмавын һәм туры килү-килмәвен тикшерү кирәклеге мәсьәләләре дә күтәрелде.

Ахырда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Рөстәм Мөхәммәтҗанов утырышка йомгак ясап юл хәрәкәте иминлеге юнәлешендә эшне тагын да көчәйтергә кирәклеген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев