Реклама
Көн вакыйгасы
Исәпкә алучы һәр йортка килә
Иске Чүпрәле авыл җирлегендә сан алучыларның берсе булып Лилия Яфизова эшли.
Аңа ияреп мин дә берничә өйдә булып, сан алу барышын күзәттем. Лилия белән Иске Чүпрәле авылындагы Техническая урамындагы күп катлы фатирларның берсендә яшәүче Юлия һәм Николай Ярмушовларга кердек. Николай Степанович тумыштан мөмкинлеге чикләнгән, ул инвалид коляскасында. Әйтергә кирәк, Лилиянең һәркем белән тиз арада уртак тел таба белүе, ачык мөгаләмәсе хуҗалардагы киеренкелекне тиз арада юкка чыгарды. Юлия дә, Николай да бик теләп сорауларга җавап бирделәр. Лилия исә аларның һәр җавапларын планшетына теркәп барды. Бу урында сан алучы Лилиянең Роспотребнадзорның ковидны кисәтү буенча таләпләрен үтәвен: битлек һәм перчаткалар кигән, вакцина ясаткан булуын, сорау биргәндә билгеле бер аралык калдырып сөйләшүен әйтергә дә кирәктер.
Исәпкә алучы килеп киткәннәр беләдер, 23 сорау кешенең шәхси мәгълүматларына: исем-фамилиясе, яше, никахта булу-булмавы, балалар саны, нинди милләткә каравы, кайсы телдә сөйләшүе һәм башкаларга, ә җидесе торак шартларына кагыла. Ярмушовлар да һәр сорауга үзләре теләгәнчә җавап бирде, Лилия исә шуларны теркәп барды. Ә менә хезмәт хакы күләме, керемнәр турында сорау юк. Шуны да искәртеп узыйм: сораштыручылар беркемнән дә документлар, паспорт мәгълүматлары сорамый.
Белешмә
Халык санын алу агымдагы елның 14 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.
Исәпкә алучыны фирма шарфы, жилеты, сумкасы һәм планшеты буенча танып белергә була, һәркайсының таныклыгы бар.
Халык санын исәпкә алу кампаниясе барышында алынган мәгълүматлар милли проектлар һәм дәүләт социаль программаларын эшләгәндә, илнең демографик үсеш юлын билгеләгәндә файдаланылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев