Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Иске Шәйморза участок хастаханәсе заманчалаша

Бүгенге көндә Иске Шәйморза участок хастаханәсендә барлык нормаларны һәм таләпләрне, шул исәптән янгын куркынычсызлыгын исәпкә алып, капиталь ремонт бара.

 

Төзекләндерү эшләре “Стройград+” подрядчы оешма тарафыннан башкарыла. Төзекләндерү май аенда башланып киткән, сүтү (демонтаж) төгәлләнеп тә килә инде. Бүгенге көндә төзүчеләр тарафыннан бина эчендәге бүлмәләр төзекләндерелә, кайбер бүлмәләрдәге ишек яннарына гипсокартоннан откослар кисеп урнаштырыла, тәрәзә откослары ясала, керамогранит плитәләр куела. Шулай ук, капиталь төзекләндерү өчен кирәк булган төзелеш материаллары да кайтарыла.

Без килгәндә дә эш фронты киң җәелгән иде. “Стройград+” җәмгыяте эшчесе Николай Мартышкин ишек яннарын ясый. Степан Мурзуков  тәрәзә яннарын урнаштыра. Евгений Кузьмин белән Дмитрий Калистратов идәннәргә, диварларга керамограниттан эшләнгән плитәләр ябыштыра. Бинадагы һәр бүлмә идән-диварларыннан алып түшәменә кадәр төзекләндерелә, түшәмнең үзе генә түгел, яктырткыч утлары да алмаштырыла. Күпчелек бүлмәләрдә яңа заманча яктырткычлар урнаштырылган да инде.

-  Биредәге барлык эшләр дә проект нигезендә башкарыла. Төзелеш материалларына тоткарлыклар юк, вакытында кайтарылып тора. Сентябрь аенда  барлык эшләрне тәмамлап, объектны тапшырачакбыз,-диләр төзүче егетләр.

Иске Шәйморза участок хастаханәсе  дүрт авыл: Кече Чынлы, Иске һәм Кече Шәйморза, Зур Чынлы һәм Борындык халкына медицина ярдәме күрсәтә.

Реклама

- Участок хастаханәсенә соңгы 40 ел эчендә мондый заманча капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелмәгән иде. Дөрес, кечкенәрәк төзекләндерү башкарылмый тормады, анысы. Ә менә быел участок хастаханәбезнең заманча төсмерләр бирелеп төзекләндерелә, уңайлыклар тудырыла. Без моңа бик шатбыз.

Хәзергесе вакытта участок хастаханәсендә авырулар өчен 14 койка-урын бар, анда төрле дәвалау курслары алып була. Кышын исә авырулар өчен койкалар саны арттырыла. Безнең участок хастаханәсенә караган авыллар барысы да район үзәгеннән шактый ераклыкта урнашкан. Әлбәттә, авылыңа якын гына җирдә хастаханә һәм табиблар булуы хәлне күпкә җиңеләйтә,-ди баш табиб Равил Мөхәммәдьяров.

Белешмә

Иске Шәйморза участок хастаханәсе 1979 елда ачыла. Элек елларда биредә халыкка хезмәт күрсәтүче медицина персоналы штаты күбрәк була. Әмма, замана җилләре кагылып, хастаханәдә эш урыннары кыскартыла. Бүгенге көндә участок хастаханәсендә теш табибы, ике гомуми практика табибы штаты бар. Хәзерге вакытта халыкка бер теш табибы һәм бер гомуми практика табибы хезмәт күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев