Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәле авыл җирлеге башкарма комитетында яңа җитәкче сайланды

Ул- Светлана Җәлалова.

Үткән атнада Иске Чүпрәле авыл җирлеге Советының дүртенче чакырылышта утыз сигезенче утырышы узды. Анда "Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе турында«гы мәсьәлә каралды.

Утырыш эшендә Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы Марат Гафаров, аның урынбасары Рамил Низамов, шулай ук, депутатлар катнашты.

Утырышның көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Чүпрәле районы Иске Чүпрәле үткәрү буенча конкурс комиссиясе рәисе урынбасары Рамил Низамов чыгыш ясады. Аның чыгышыннан билгеле булганча, Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына ике кандидатура тәкъдим ителгән: Светлана Җәлалова һәм Лилия Санатуллина.

Реклама

Депутатлар Светлана Җәлалова кандидатурасы өчен бердәм тавыш бирделәр. Шушы нигездә ул Иске Чүпрәле авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде.

Белешмә

Светлана Викторовна Җәлалова 1990 елда Татар АССРның Дрожжановск районы Яңа Дрожжаное авылында туган. Милләте буенча чуваш. Югары белемле, 2008 елдан 2013 елга кадәр Ульяновск дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә «Бухгалтерлык хисабы, анализ һәм аудит» белгечлеге буенча укый. Хезмәт эшчәнлеген 2015 елда «Тепловик» җәмгыятендә архивариус, 2016 елда «Прогресс» предприятиесендә эш башкаручы һәм архивариус, 2016 елның октябреннән 2023 елның 14 июленә кадәр "Поселокара Мәдәният йорты"нда массовик-инструктор вазифаларын башкарды.
Кияүдә, ике ул тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев