Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәле авылыннан Топтыгиннарга бала комплекты тапшырылды

Татарстан Президенты башлангычы белән  расланган бүләк җыелмасын безнең районда беренчеләрдән булып Иске Чүпрәле авылыннан өч бала әнисе Марианна Топтыгина алды.

 

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Марианна һәм Сергей Топтыгиннар гаиләсендә өченче сабый дөньяга аваз салды. Бәхетле әти-әнинең олы уллары Денис  1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 1 сыйныфында укый, икенче уллары Дмитрий “Кояшкай”  балалар бакчасына йөри. Кызлары Майя исә 21 январьда Казан шәһәрендәге хастаханәләрнең берсендә дөньяга килә.         

  –Миңа райондагы бала тудыру бүлегеннән  Казан шәһәрендәге хастаханәгә юллама биргәннәр иде. Казанга барырга дип әзерләнеп йөргән көннәрдә район социаль яклау бүлегеннән шалтыраттылар һәм 2020 елның  1 январеннан башлап яңа туган сабыйларга бүләк җыелмасы бирелергә тиешлеген һәм аны алу өчен нинди документлар кирәк булачагын аңлаттылар.Алай гына да түгел, аларны җыярга да ярдәм иттеләр. Без район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә бик рәхмәтлебез.  Әлеге бүләк җыелмасында баланың беренче сәгатьләреннән үк кирәк булган әйберләр бик күп, мәсәлән, памперслар, комбинезон һәм башкалар бар,-ди Марианна.

БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ:     Быелдан башлап Татарстанда җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә, балалары тугач, беренче вакытка кирәкле булган әйберләр комплекты бүләк ителә. Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 4 декабрендәге 1100 номерлы карары нигезендә гамәлгә ашырыла.

–Бүләкләү комплекты бала тудыру йорты тарафыннан бала белән ананы хастаханәдән чыгарган  көнне бирелә. Хастаханәдән чыгарылу көнендә бүләк комплекты алынмаган очракта, гаилә (әтисе-әнисе, опекун) аны яшәү урыны буенча бала туган көненнән алып алты айдан да соңга калмыйча тудыру йортында алырга мөмкин,- ди район социаль яклау үзәгенең материаль түләүләр бүлеге Ольга Хисамова.

Бала табу урыны буенча бала табу йортына бүләк комплектын алу өчен түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

–Республика матди ярдәм үзәге (компенсация түләүләре) бүлегенә бирелгән гаиләнең җан башына уртача керем күләме турында белешмә.

Балалар кирәк-яракларының бүләк комплектын яшәү урыны буенча тудыру йортына бирү өчен өстәмә рәвештә түбәндәгеләрне тапшырырга кирәк:

–Татарстан Республикасыннан читтә яисә бала тудыру йортыннан читтә урнашкан бала тудыру йортында бала тууны раслый торган документ;

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан бала тудыру йортыннан өземтә белән бүләк комплектының алынмавы турында белешмә;

баланың тууы (уллыкка алынуы) турында таныклык күчермәсен.

Гаиләнең җан башына уртача керем күләме турында белешмә алу өчен, алучының яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлегенә түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

–белешмә бирү турында гариза бирелгән айга кадәрге өч ай эчендә гаиләнең һәр әгъзасының керемнәрен раслый торган документлар.

Әгәр белешмә сорап мөрәҗәгать иткән вакытта гаилә бала өчен айлык пособие алучы булып торса, белешмә балага айлык пособие билгеләү өчен тапшырылган документлар нигезендә бирелә.

Белешмә алу өчен мөрәҗәгать иткәндә паспорт күрсәтергә кирәк.

 

•             Бүләк җыелмасы җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артмаган, яңа туган балалары булган гаиләләргә бирелә. Ул комбинезон-трансформер, кечкенә мендәр-кокон, итек, балалар юрганы, подгузниклар, халат, сөлге, бала аслыклары, сабый өчен кием-салым, гигиена кирәк-яракларын үз эченә ала.

•             “Демография” илкүләм проекты - 2019 елның январеннан Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган 12 илкүләм проектның берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев