Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәле авылында үзәк урамны кар сыннары бизәде

Барлык фигуралар да үзенчәлеге һәм матурлыгы белән аерылып тора.

Чүпрәле районында һәр җирдә Яңа ел мохиты хөкем сөрә. Оешма - предприятиеләр хезмәткәрләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә район үзәгендә кар сыннары барлыкка килде, алар урам буйлап үтеп барганда күзләрне сөендерә һәм узып баручыларның кәефен күтәрә. Барлык фигуралар да үзенчәлеге һәм матурлыгы белән аерылып тора.

Исегезгә төшерәбез, мондый эш инде беренче тапкыр гына үткәрелми. Ә иң креатив сыннар яңа ел төнендә - 31 декабрьдә Яңа ел Бал-маскарады вакытында билгеләп үтеләчәк.

Сезгә дә, хөрмәтле райондашлар кар сыннарының гүзәллеге белән сокланырга тәкъдим итәбез. Ә иң яхшысы, кич белән Үзәк урам буйлап йөргәндә аларны үз күзләренең белән күрүе.

Район җитәкчелеге халыкны һәм кунакларны кар сыннарын һәм Яңа ел композицияләрен кадерләп сакларга, авылдашларның хезмәтен хөрмәт итәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев