Иске Чокалыдан Рамиль кече яшьтән үк техника серләренә төшенеп үсә
Соңгы елларда авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз эшләрен җәелдерергә, терлекчелек, үсемлекчелек белән шөгыльләнергә теләгәннәргә мөмкинлекләр җитәрлек. Шуңа да авыл кешесе үзен төрле өлкәләрдә сынап карарга, үз эшен булдырырга омтыла. Иске Чокалы авылы егете Рамил Усманов та шундыйларның берсе.
Рамил кече яшьтән үк техника серләренә төшенеп үсә. Мәктәптә укыган елларында ук, 10 яшеннән, комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый.
- Башлап “Нива” комбайнында, күршебез Рөстәм абый Шәйдуллов янында ярдәмче булып эшләдем. Бераз исәя төшкәч исә Фәрит абый Яфизов белән “Дон-1500” комбайнында комбайнчы ярдәмчесе вазифасын башкардым. Бу хезмәт миңа кече яшьтән үк ошый иде. Шуңа да үземнең киләчәгемне дә авылдан башка күзалламадым,-ди Рамил.
16 яшеннән егет азык җыю комбайнын мөстәкыйль рәвештә иярли башлый. Әлеге комбайнга утырып ул “Низамов” крестьян-фермер хуҗалыгында малларга кышкы чорга сенаж әзерләүдә катнаша. Шул арада укып, машина-тракторчы һөнәрен үзләштерә, права ала. Һәр эшне булсынга дип эшләүче тырыш егеткә куәтле, берничә эшне берьюлы эшли алучы, чит илдә эшләнгән “Фенд” тракторын да ышанып тапшыралар. Әлеге куәтле тракторда ул җир дә сукалый, чөгендер җирләрен дә эшкәртә. Гомумән, нинди генә эш кушсалар да, булсынга дип эшли Рамил. Шуңа да егеткә игеннәрне урып-суктыру чорында комбайнда да эшләргә тәкъдим итә КФХ җитәкчелеге. Башлап “Полесье”, аннан соң “Енисей” маркалы комбайннарда игеннәрне урып-җыюда катнаша ул. Ел саен комбайннар парадында алдынгы урыннарны яулый.
Әмма үз эшен башлап, эшләп карау теләге көчле була анарда. Әкренләп кенә бу хыялын да тормышка ашыра башлый. Иске тракторлар сатып ала, төзекләндерә, аннары комбайн сатып ала. Гаиләләрендә өченче бала тугач дәүләт бирә торган җирне дә үз өйләре каршыннан гына бүлдертә һәм шунда техникаларын тоту өчен үз көче белән, бернинди программага да кермичә, ябык ангар төзеп куя. Бүгенге көндә Рамилның “Т-150” тракторы, ике “Т-70” тракторы, “Енисей” маркалы комбайны, “Зил” маркалы йөк машинасы бар. Әлеге техникасы белән ул шәхси хуҗалыкларга җир сукалауда, комбайны белән крестьян-фермер хуҗалыкларына игеннәрне урып-суктыру чорында ярдәм итә, кышын исә машинасы белән халыкка кирәкле товарлар ташый. Үзенә җирләр алып та эшләргә тели ул һәм 30 гектар мәйдандагы пай җирләрен рәсмиләштерә дә башлый. Киләчәктә әлеге җирләргә маллар өчен печән һәм бөртекле культуралар чәчәргә планлаштыра.
Тормыш иптәше Наилә, өч баласы, әти-әниләре бер нигездә бербөтен булып та яшиләр алар. Өч буын вәкиле бер-берсен аңлап, үрнәк тормыш рәвеше алып баралар.
- Яшьләр генә булсалар да, бик акыллы, заманага карап яшиләр, -ди авылдашлары Надирә апа да алар турында. – Рамилны сөйләмибез дә, кечкенәдән тырыш иде, үсә төшкәч уңганлыгы, тырышлыгы артты гына. Авыл шундыйларга тотынып тора инде.
- Эштән курыкмыйбыз инде анасы. Әмма барыбер дә бик җиңел түгел. Һәрнәрсәне уйлап, юллап йөрү өчен аяк та кирәк, баш та кирәк, -ди Рамил.
Монысы инде бәхәссез. Ә башлангыч бар. Бөтен нәрсә нияттән тора, диләр бит. Ниятләр изге, көч-егәр бар – барысы да уңышлы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев