Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Исерек килеш руль артына утырган чүпрәленең эше каралды

Суд залыннан

Чүпрәле районының 1 санлы җәмәгать суды участогында исерек килеш руль артына утырган Н. Я.ның эше каралды.

Суд барышында аның гаебе тулысынча расланды. Чүпрәле райононының 1 санлы җәмәгать суды аңа карата 1,5 елга автотранспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды.

Исегезгә төшерәбез, соңгы елларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар өчен штрафлар күләме шактый артты. Иң каты җәза исерек килеш руль артына утыручыларга туры килә. Аларны, элеккечә, 15 тәүлеккә рәшәткә артына утыртмыйлар, ә 30 мең сум штраф түләттерәләр. Моңа өстәп, суд карары нигезендә 1,5- 2 елга машина йөртү таныклыгыннан да колак кагасың. Ә инде алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына кабат утырган очракта җәза тагын да катгыйрак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев