Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Җир кишәрлеген тартып алуның сәбәпләре

Җир кишәрлекләре милекчеләренең, кагыйдә буларак, хокуклары гына түгел, РФ Җир кодексында билгеләнгән бурычлары да бар.

РФ Җир кодексының 42 мад-дәсе нигезендә, теге яки бу категориядәге җир кишәрлекләре булган гражданнар аларны максатчан билгеләнеше буенча кулланырга тиешләр. Федераль җир законнары нигезләмәләрен игътибарсыз калдырган очракта  җирле администрация җирне тартып алырга хокуклы. Участокның нинди шартларда алынуына карап, процессның инициаторлары федераль органнар да, җирле үзидарә вәкилләре дә булырга мөмкин.

Җир кишәрлеге, әгәр хуҗа кеше аны 3 ел рәттән кулланмаса яки тупас хокук бозулар белән кулланса тартып алынырга мөмкин.

Җир кишәрлеген тиешенчә файдаланмауны күрсәткән билгеләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1482 номерлы карары (2020 елның 18 сентябрендәге) белән расланган тиешле исемлектә билгеләнгән. Аларга түбәндәгеләр керә:

– чүп үләннәренең югары күләме (участок мәйданының 50%тан артыграгы);

– чәчүлек җирләрен чәчмәү, урып-җыю эшләре алып бармау.

Линар Шәйдуллин, “Россельхознадзор”ның ТР буенча идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев