Икмәкле елга өмет итеп
12 март көнне ТР Министрлар Кабинетында агымдагы ел язгы кыр эшләренә әзерлек темасына багышланган журналистлар өчен брифинг үтте.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, һава торышын фаразлаучылар рәттән корылыклы ун ел килүен әйтәләр. Министр әйтүенчә, үткән еллардагы аномаль эсселек үзен сиздерде инде, республикада ашлыкның тулай җыемы бик аз күләмдә булды, 80 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясен алып бетермәгәнбез. Шуңа да агымдагы елда Татарстан игенчеләре һәм авыл хуҗалыгы белгечләре алдында урып-җыю чорында кимендә 4 миллион тонна ашлык җыю бурычы тора. Бу күләм республиканың эчке ихтыяҗын тәэмин итәчәк.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, быел язгы кыр эшләренә әзерлек соңгы ун ел белән чагыштырганда иң авыры. Чөнки корылыклы еллар авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эчке мөмкинлекләренең саегуына китерде. "Шуңа да быел безгә икмәкле ел кирәк",-диде бу уңайдан Марат Әхмәтов.
Быел чәчү мәйданнарын үткән еллар дәрәҗәсендә саклап калу планлаштырыла. Үткән ел республика буенча 532 мең гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелгән. Район буенча исә әлеге сан 8954 гектарны тәшкил итә. Февраль ахырында чәчүлекләргә үткәрелгән мониторинг уҗымнарның 90 процентының торышын уңай бәяләгән.
Министр үз чыгышында, шулай ук, язгы чәчүнең үзенчәлекләренә дә тукталды. Агымдагы елда минераль ашламаларга һәм һәм ягулык-майлау материалларына бәяләр күтәрелгән. Шулай ук, банктан кредитлар алу белән бәйле проблемалар да бар.
Шул ук вакытта уңай моментлар да юк түгел. Беренче чиратта, көзен яуган яңгырлар хисабына туфракта дым запасы тупланды. Бүгенге көндә ул 180-200 мм.ны тәшкил итә, норма 160 мм. Аннан соң бүгенге һава торышы да авыл хуҗалыгы өчен уңай тора, әлегә кырлар кардан арынмаган, димәк, кояш нурлары астында туфрактагы дым запасы бетми, киресенчә, кар астында тупланып тора. Чәчүлек орлык белән дә проблемалар юк. Алар тиешле дәрәҗәдә тупланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев