Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

«Яшел ут — 2024 » бәйгесе нәтиҗәләре

«Әкият» балалар бакчасында районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында республика смотр-бәйгесенең муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

«Яшел ут — 2024» бәйгесе «Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе» (анда районның 8 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һәм мәктәпкәчә төркемнәре катнашты) һәм «Балаларны юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында БДД пропагандасы буенча иң яхшы тәрбияче» (7 тәрбияче көч сынашты) номинацияләре буенча үтте.

Беренче номинациядә беренчелек беркемгә дә бирелмәде. 2нче урынны — Иске Чүпрәле 1 санлы «Кояшкай» балалар бакчасы, 3нче урынны Түбән Чәке авылындагы «Кояшкай» һәм Иске Кәкерле авылы балалар бакчасы алды.

Икенче номинациядә Энҗе Санатуллова ( «Әкият» балалар бакчасы тәрбиячесе) — 1нче урынны, Татьяна Копьева (Городище балалар бакчасы тәрбиячесе) — 2нче урынны һәм Инга Басырова (Иске Шәйморза балалар бакчасы тәрбиячесе) 3нче урынны яулады.

Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев