Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Яшь инспекторларның иң яхшы командасы ачыкланды

“Куркынычсыз тәгәрмәч – 2023” республика бәйгесенең муниципаль этабы 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасына 18 мәктәпнең укучылар командасын туплады.

ЮХИДИ бүлеге тарафыннан юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды һәм мәгариф бүлеге белән берлектә уздырылучы “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе укучыларда урамда үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен формалаштырырга, балаларның транспорт чаралары аркасында юлларда имгәнүен булдырмый калырга ярдәм итә.

Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Айрат Җәлалов, Казан шәһәренең “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ территориаль идарәсендәге  профилактика бүлегенең Буа бүлекчәсеннән Лилия Вахитова, район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Илнар Сөләйманов һәм Рамил Шәрәпов, район мәгариф бүлеге методисты Илнур Мавзютов катнашты.

Айрат Җәлалов яшь инспекторларны җылы сәламләп, бәйгедә уңышлар һәм җиңүләр теләде.

Район мәктәпләреннән яшь инспекторлар чираттагы тапкыр үзләренең юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр, гомумән, “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү”, “Беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен белү”, “Автошәһәрчек”, “Велосипедны фигуралы йөртү”, “Тормыш иминлеге нигезләре” һәм иҗади “Бергә юл хәрәкәте иминлеге өчен” номинацияләре буенча көч сынаштылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, командалар ярышларга җентекләп әзерләнгәннәр, бәйгенең төрле этаплары буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Нәтиҗәләр буенча бәйгенең абсолют җиңүчесе булып Яңа Уби төп мәктәбе командасы танылды, икенче урын – 1 санлы Иске Чүпрәле мәктәбе командасына, өченче урынны Кече Чынлы мәктәбе командасы яулады, дүртенче урын – Иске Шәйморза, бишенче урын Городище мәктәбе командасына бирелде.

Малайлар арасында шәхси зачетта Илья Долгов (Яңа Уби мәктәбе) – 1 урын, Адель Тукаев (1 санлы Иске Чүпрәле) – 2 урын, Дамир Тугеев (Иске Шәйморза мәктәбе) – 3 урын, Артем Маняков (Городище) – 4 урын һәм Константин Макаров (Яңа Элмәле) 5 урынны яулады.

Кызлар арасында шәхси зачетта 1 урынны Полина Макарова (Яңа Уби мәктәбе), 2 урынны – Юлиана Шурбина (Яңа Элмәле мәктәбе), 3 урынны – Мария Ярухина (Уби мәктәбе), 4 урынны – Дилә Сафиуллова (Кече Чынлы мәктәбе) һәм 5 урынны – Динә Хисаметдинова (Иске Шәйморза мәктәбе) алды.

1, 2 һәм 3 урыннарны яулаган командаларга 1, 2, 3 дәрәҗә кубоклар, медальләр һәм Дипломнар, бүләкләр тапшырылды. 4, 5 урыннарны алган командалар Дипломнар һәм бүләкләргә лаек булдылар. Бәйгедә катнашучыларның калганнары да игътибарсыз калмады, аларга катнашучының Дипломнары һәм бүләкләре тапшырылды.

Ә Яңа Уби төп мәктәбе командасы Түбән Камада узачак "Куркынычсыз тәгәрмәч" республика бәйгесендә район данын яклаячак. Әлеге командага бәйгенең республика этабында уңышлар телибез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев