Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яшь инспекторларга - 50 яшь

Райондагы гомуми белем бирү мәктәпләрендә 655 баланы берләштергән яшь хәрәкәт инспекторларының 67 отряды бар.

Яшь хәрәкәт инспекторларының эшчәнлеге 1973 елның 6 мартында башлана. Бу көнне ВЛКСМ Үзәк Комитеты, СССР Эчке эшләр министрлыгының  коллегиясе һәм СССР Мәгариф министрлыгы секретариатының уртак карары белән хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядлары турында Нигезләмә раслана. Шул ук ел ахырына ил территориясендә 14 меңгә якын ЮИД отряды эшли башлый, төрле слетлар һәм ярышлар оештырыла, ә ике елдан соң «Орленок» лагерында Яшь хәрәкәт инспекторларының I Бөтенроссия слеты була.

Татарстан Республикасы яшь инспекторлары ил дәрәҗәсендә беренче тапкыр 1986 елда үзләрен таныта. Нәкъ менә шул вакытта велосипедчыларының республика командасы “Имин тәгәрмәч” Бөтенроссия ярышларында җиңүче булды.

Бүген Татарстанда 19 мең баланы берләштерүче 1500ләп ЮИД отряды актив эшли.

ЮИД хәрәкәте активистлары Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ДБУ хезмәткәрләре ярдәме белән белем бирү оешмаларында балалар белән аңлату эшләре алып бара, газета һәм пропаганда материаллары чыгара, үзләренең иҗади чыгышлары белән юл хәрәкәте иминлеге өчен агитациялиләр. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны булдырмау рейдларында катнашалар. Яктылык кайтару элементлары таратыла һәм аларны юлда сизелерлек булыр өчен ничек дөрес кулланырга икәнен аңлаталар.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен, велосипед белән төрле фигуралы каршылыкларда һәм Автошәһәрдә идарә итүләрен "Имин тәгәрмәч” бәйгеләрендә күрсәтәләр.

2017 елдан башлап республикада балалар сәламәтләндерү лагерендә ЮИД отрядларының бушлай профильле сменасы үткәрелә.

2018 елның 4 декабрендә чараларны мәгълүмати-пропаганда белән тәэмин итү өчен ЮИД балалар өчен өч матбугат үзәге ачылды. Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә яңа балалар матбугат үзәкләре барлыкка килде.

2020 елдан башлап ЮИД отрядлары педагог-җитәкчеләренең эшчәнлеге өстәмә рәвештә акчалата премия белән стимуллаштырыла.

Ел саен республика конкурслары, вебинарлар һәм форумнар үткәрелә. Яшь инспектор - горур исем. Татарстан юидчылары аны намус белән йөртә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүдә тырышлык һәм түземлек күрсәтеп, актив тормыш рәвеше алып баралар, үзләрен һәрьяклап үстерәләр, шул исәптән физик яктан ныгыталар, кешеләргә карата әдәпле һәм игътибарлы булырга өйрәнәләр. Әмма ЮИД мәктәбе өйрәткән иң мөһим нәрсә - юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә тирән хөрмәт, аны үтәү һәр кешенең иң кадерле әйберен – сәламәтлеген һәм тормышын саклап калырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев