Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яңа Кәкерле мәктәбендә беренче кыңгырау чыңлады

Бүген мәктәпләр балаларның күңелле тавышына күмелде — алар өчен яңа уку елы башланды.

Гадәттәгечә, Белем көнендә һәр мәктәптә бәйрәм чаралары уза. Бу ел да искәрмә түгел. Алимов Зариф исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбендә әлеге матур чара аеруча күңелле узды. 
Балаларның шатлыгын уртаклашырга район мәшгульлек һәм эшкә урнаштыру үзәге директоры Әнис Камалов, Яңа Ишле авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Гөлия Низамутдинова, мәчет картлары Фәрит Хәлимов белән Марс Хайруллин, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең әниләре һәм авыл халкы килде. 
Мәктәп директоры Шамил Абдрахманов бәйрәмне ачып, барлык укучыларны да яңа уку елы белән котлады, уку җиңел түгел, әмма шатлыклы һәм мавыктыргыч хезмәт булуын билгеләп үтте. 
-Кадерле укучылар! Сезгә яңа уку елында сау-сәламәт булып, яңа көчләр, тырышлык һәм зур түземлек белән фән үрләренә армый-талмый менеп, тырышып укуыгызны, зур уңышларга ирешүегезне, туган илебезгә лаеклы кешеләр булып үсүегезне телим, — диде ул үз чыгышында изге теләкләрен җиткереп. 
Килгән кунаклар да укучыларны һәм укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлап үзләренең теләкләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Укучылар исә киләчәктә тырышып укырга сүз бирделәр, укытучыларына рәхмәт әйтеп, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. 
Шулай ук тантаналы линейкада махсус чакырылган кунак — авылдашыбыз, педагог, күп еллар Чүпрәле районы хакимиятендә җитәкче вазифаларда хезмәт иткән белгеч, 1994-2019 елларда Бөтендөнья татар конгрессының Чүпрәледәге җирле бүлекчәсе җитәкчесе, язучы, композитор, «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале иясе, Зәки Нури премиясе лауреаты, Чүпрәле районының почетлы гражданины Иршат Заһир улы Закиров та катнашты. Ул шушы чарада катнашкан һәрбер кешене Белем бәйрәме белән котлады, ә 1 нче сыйныфка килүче Замалтдинова Рәминәнгә үзенең истәлекле бүләген тапшырды. Шулай ук Иршат Заһир улы уку елы барышында һәр чирек саен иң яхшы билгеләргә генә өлгергән укучыга үзеннән исемле премия бирәчәген дә әйтте. 
1 сентябрь бәйрәме исә беренче дәрескә чакыручы кыңгырау чыңы белән тәмамланды. Кыңгырау чыңын бирү хокукы белем иленә тәүге тапкыр аяк баскан Рәминә Замалтдиновага һәм авылыбыз горурлыгы булган Иршат Заһир улы Закировка бирелде. 
Бәйрәмнең икенче өлешендә укучылар белән «Белем дәресе. Тынычлык дәресе» үткәрелде. Дәрес күренекле шәхесебез Иршат Заһир улы Закиров катнашында узды. Иршат Заһир улы үзенең чыгышында авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Зариф Закир улы Алимов турында язган китабы белән таныштырды, тарихи вакыйгаларга тукталды. Һәм соңыннан мәктәпкә үзенең китабын бүләк итте. 
Белем көненә багышланган бүгенге бәйрәм бик күңелле үтте, һәм һәркемнең күңелендә ул әле бик озак сакланыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев