Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Яңа Элмәле авылында яшәүче Мария Николаевна Ефимова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Бар тормышы туган авылы белән бәйле

Бу көнне хөрмәтле ветеран район башлыгы урынбасары Алексей Ярухиннан, Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Роберт Дружковтан җылы котлау сүзләрен кабул итте. Кунаклар ветеранны олы юбилее белән тәбрикләп, район башлыгы Марат Гафаровтан котлау открыткасы, бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар. сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләделәр.

Мария Николаевна Яңа Элмәле авылында туып-үскән. Авылдагы мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый һәм, гаиләнең мөмкинлеге булмау сәбәпле, мәктәптә укуын дәвам итә алмый. 10 яшеннән үк ул колхозда эшли, башаклар җыярга ярдәм итә. Юбилярның бөтен эшчәнлеге колхоз белән бәйле.

Тормыш иптәше Иван Данилович белән бергә алар сигез бала (биш ул һәм өч кыз) тәрбияләп үстерәләр, аларга белем алырга һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Мария Николаевнага үз тормышында кайгысын да, шатлыгын да күп күрергә туры килә. Кызларының берсе Елизавета авырудан вафат була.

Реклама

Мария Николаевна кебек үк, Иван Данилович та гомере буе туган колхозында хезмәт куйган. Бүгенге көндә Мария Николаевна улы белән, Яңа Элмәле авылында, төп нигездә яши. Кызлары һәм өч уллары да Яңа Элмәле авылында калганнар, башка балалары Ульяновск өлкәсендә яшиләр.

Бүгенге көндә Мария Николаевнаның 13 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар.
Олы яшьтә булуына карамастан, юбиляр үзен бик яхшы хис итә, элеккегеләрне барысын да, вак-төяккә кадәр, хәтерли. Йортта әле барысын да үз куллары белән башкара, искиткеч хуҗабикә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев