Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Этләрен урамда йөрткән чүпрәлеләргә штраф салдылар

Административ комиссия утырышында Яңа Элмәле һәм Иске Чүпрәле авыллары гражданнарына карата ике беркетмә (протокол) каралды.

Ике очрак та урамда этләрне үз иркенә, урамга чыгарып җибәрү белән бәйле.

Кайбер райондашлар үз этләрен бәйдә тотарга теләми. Алары исә урамнарда йөриләр, кешеләрне куркыталар һәм машиналар артыннан чабалар.

Закон буенча эт бәйләнергә тиеш. Ә үз йорт хайваннарын ирекле йөрткән өчен закон штраф салуны күздә тота. Әлеге ике гражданга да штрафлар салынды.

Авылны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен минималь сумма, ә урамда этләрне ирекле йөртү дә авылны төзекләндерү кагыйдәләрен бозуга карый, 2 мең сум тәшкил итә. Әгәр дә тагын бер тапкыр шундый хокукны бозсаң, ул вакыт штраф суммасы икеләтә арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев