Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Егетләребез көрәште

Сәйфихан Нәфиев истәлегенә уздырылган турнирда спорт мәктәбеннән, гомуми белем бирү учреждениеләреннән һәм Чүпрәле тармак технологияләре техникумыннан 70тән артык көрәшче катнашты.

 

Үткән атнада районның “Алтын” спорт комплексы залында Сәйфихан Хәбибулла улы Нәфиев истәлегенә көрәш буенча район турниры узды. Әйтергә кирәк, Чүпрәле җирендә Сәйфихан Нәфиев истәлегенә “Көрәш” турниры үткәрү инде күркәм традициягә әверелде.

Көн дәвамында районның гомуми белем бирү учреждениеләре, Чүпрәле тармак технологияләре техникумы һәм спорт мәктәбенең яшь спортчылары призлы урыннар өчен көрәштеләр.

Исегезгә төшерәбез, Сәйфихан Хәбибулла улы Нәфиев истәлегенә көрәш буенча беренче турнир 2010 елда уздырылды. Бу турнирны оештыру башында торучыларның берсе - безнең район белән беррәттән Татарстан Республикасы прокуратурасы.

Яшь спортчыларны район башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары Юлия Наумова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев сәламләде. Алар “Көрәш” турнирында катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерделәр һәм  уңышлар теләделәр.

Камил Нугаев турнирда катнашкан иң яшь көрәшчене бүләкләде. Ул Матак урта мәктәбе укучысы Данил Ермолаев иде.

Гомәр Сәйфихан улы Нәфиев әтисен хәтерләүләре һәм аны хөрмәт итүләре өчен барысына да зур рәхмәт белдерде, яшь спортчыларга уңышлар һәм матур көрәш алымнары теләде.

Яшь спортчылар турнирда 28, 32, 36, 40, 45, 50, 55, 60, 65, 70, 75 һәм аннан да югарырак авырлык категорияләре буенча бил алыштылар.

Турнирга нәтиҗә ясап район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм район прокуроры Илдар Маликов 1, 2 һәм 3нче призлы урыннарны яулаган барлык яшь спортчыларга Дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Илдар Маликов, шулай ук, турнирда катнашучылар арасында иң яшь көрәшче - район спорт мәктәбенең көрәш секциясендә шөгыльләнүче, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Әмир Әмирхановка матур көрәш алымнары күрсәткәне өчен махсус бүләк тә тапшырды.

Турнир барышында яшь спортчылар һәм җанатарлар ГТО нормативларын да үтәделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев