Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Эчтең икән, руль артына утырма!

Суд залыннан

Чүпрәле муниципаль районының 1 нче номерлы җәмәгать суды участогында исерек килеш руль артына утырган 5 кешенең эшләре каралган һәм аларга карата җәза билгеләнгән.

Суд каршына В. Анисимов, А. Яфизов, Р. Айзятов, Ф. Мифтахетдинов һәм Д. Краснов басканнар. 
Суд барышында аларның гаепләре тулысынча расланган. Чүпрәле район суды аларга карата хөкем карары чыгарган.

Исегезгә төшерәбез, соңгы елларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар өчен штрафлар күләме шактый арткан иде. Иң каты җәза исерек килеш руль артына утыручыларга туры килә. Аларны, элеккечә, 15 тәүлеккә рәшәткә артына утыртмыйлар, ә 30 мең сум штраф түләттерәләр.

Моңа өстәп, суд карары нигезендә 1,5- 2 елга машина йөртү таныклыгыннан да колак кагасың. Ә инде алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына кабат утырган очракта җәза тагын да катгыйрак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев