Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Эчеп, руль артына утырган чүпрәлелене штрафка тарттылар

Суд залыннан

Чүпрәле муниципаль районының 1 нче номерлы җәмәгать суды участогында 2024 елның апрель аенда исерек килеш руль артына утырган Моисеевның эше каралган һәм аңа карата җәза билгеләнгән.

Суд барышында аның гаебе тулысынча расланган. Чүпрәле район суды аңа карата хөкем карары чыгарган.
Исегезгә төшерәбез, соңгы елларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар өчен штрафлар күләме шактый арткан иде. Иң каты җәза исерек килеш руль артына утыручыларга туры килә. Аларны, элеккечә, 15 тәүлеккә рәшәткә артына утыртмыйлар, ә 30 мең сум штраф түләттерәләр.

Моңа өстәп, суд карары нигезендә 1,5- 2 елга машина йөртү таныклыгыннан да колак кагасың. Ә инде алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына кабат утырган очракта җәза тагын да катгыйрак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев