Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Дуңгызларда африка чумасы авыруы янә баш калкытты

2022 елның 18 һәм 20 октябрендә Татарстан территорриясендә дуңгызларда африка чумасы авыруының яңа очраклары ачыкланган. Бу турыда безгә “Россельхознадзор”ның ТР буенча идарәсе дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова хәбәр итте.

Белгеч әйтүенчә, авыруның беренче очрагы республиканың Питрәч районындагы “Радуга” аучылык хуҗалыгында, калганнары исә Әлки районының Тугулбаево һәм Югары Колчурино авыллары янында үлгән кыргый дуңгызлар (кабан) түшкәләрендә ачыкланган.

Шуңа бәйле рәвештә “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республиканың дуңгызчылык хуҗалыклары, дуңгызлар асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитәкчеләренә республика территориясендә дуңгызларда африка чумасы авыруы таралуны булдырмас өчен профилактик чаралар турында истә тоту кирәклеген искәртә.

Чүпрәле районы күзәтү зонасына кергәнлектән, түбәндәгеләрне эшләү катгый тыела:

- сәнәгать булмаган җитештерү өчен дуңгызларны район территрриясенә  алып керү, алып китү;

- дуңгыз продукциясен сәнәгать булмаган җитештерү;

- сәнәгать булмаган җитештерүдәге дуңгызларны авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сату;

- дуңгызларны ачык һавада асрау, урамга чыгарып йөртү.

Дуңгыз асраучылар малларын кыргый кабан дуңгызлары белән элемтәләрен булдырмаслык итеп ябык биналарда асрарга тиешләр.

- Хөрмәтле чүпрәлеләр, бу аеруча куркыныч авыру буенча республиканың, районның иминлеге күпчелек очракта сезнең уяу, аңлы булуыгызга да бәйле икәнлеген онытмасагыз иде. Район территориясендә яисә хуҗалыгыгыздагы дуңгызларда авыру билгеләре сизелгән очракта, кичекмәстән “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлегенә (843) 278-93-53 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин,-ди бу уңайдан Гөлнара Арсланова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев