Денис Афиногентов конкурсның республика этабында җиңү яулаган
Конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында узды.
2025 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы проектларының республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Безнең районнан бүләкләү тантанасында муниципаль һәм республика этапларында җиңүче Яңа Элмәле урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Денис Афиногентов катнашты.
Денисны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев