Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр «Җиңү диктанты” акциясенә кушылды

Акция 2019 елдан башлап ел саен үткәрелә.

3 сентябрьдә районда “Бердәм Россия” партиясенең “Тарихи хәтер” федераль партия проекты кысаларында “Җиңү диктанты” узды.

"Җиңү диктанты" - үз көчләрен сынап карарга, үткән сугыш һәм аның геройлары турында яңа мәгълүмат алырга мөмкинлек бирүче чараларның берсе ул.

Акциядә катнашу өчен диктантпобеды.рф рәсми сайтында алдан теркәлергә кирәк иде (https://диктантпобеды.рф/). Диктант язуның онлайн форматтагы нәтиҗәсе катнашучының шәхси кабинетында билгеле булачак.

Диктант уздыру мәйданчыгы итеп 1 санлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбе сайланды, анда теләге булган һәркем тарих буенча белемнәрен тикшерә алды.

Диктант язуда муниципаль район Советы депутатлары, шулай ук югары сыйныф укучылары катнашты.

Диктант вакыты 45 минут иде, шушы вакыт аралыгында диктант язучылар 25 сорауга җавап бирергә тиеш булдылар. Сораулар Бөек Ватан сугышы темасына кагылышлы иделәр.

Исегезгә төшерәбез, акция 2019 елдан башлап ел саен, гражданнарны тарихны өйрәнүгә җәлеп итү, яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм Ватаныбызның тарихи вакыйгалары турындагы белемнәрен тикшерү максатында үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев