Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән биш егетебезне армия сафларына озаттык

Көзге чакырылыш кампаниясендә Россия Кораллы көчләренә Чүпрәледән 40ка якын солдат алыначак

Атна башында районның Петр Дементьев исемендәге паркында РФ хәрби Кораллы Көчләре сафларына биш чүрәлелене тантаналы озату узды. Бу инде көзге хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе башланганнан бирле булачак Ватанны саклаучылар төркемен өченче тапкыр озату иде.

Ул көнне Алешкин-Саплык авылыннан Данил Карусев һәм Василий Карусев, Яңа Ишле авылыннан Рәзил Каюмов һәм Әлфис Хәлимов һәм Шланка авылыннан Риназ Мостафин Ватан алдындагы изге бурычларын үтәргә киттеләр.

Егетләрне хәрби хезмәткә озатырга район җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, хәрби хезмәткә чакырылучыларның туганнары һәм якыннары, дуслары килгән иде.

Рйон Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов булачак солдатларга уңышлы хезмәт, яхшы иптәшләр һәм командирлар, шулай ук, чын ир-егет һәм сәламәт булып туган якларына әйләнеп кайтуларын теләделәр. Традиция буенча, булачак солдатларга юл сәдакасы буларак акчалата бүләкләр тапшырылды.

Нәкъ иртәнге сәгать 5тә призывниклар утырган автобус Чүпрәле районыннан Казанга юл тотты.

Егетләргә уңышлы хезмәт итүләрен, ә туганнарына солдатларны көтеп алуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев