Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледәге «Клиентлар хезмәте» җитәкчесе Роза Гафарова: «Пенсияне вакытында һәм дөрес билгеләү кирәк»

2023 елда, хәтерлисездер, пенсия һәм социаль иминият фондлары берләште.

Хәзерге вакытта Пенсия фондында "бер тәрәзә«гә пенсия эшләре буенча гына түгел, ә элек социаль иминият фонды күрсәткән хезмәтләргә дә гариза бирергә мөмкин. Эш барышы һәм фондтагы яңалыклар турында сөйләвен сорап райондагы «Клиентлар хезмәте» җитәкчесе Роза Гафаровага мәрәҗәгать иттек.

роза Гафарова Фото Римма Мавлютова— Роза Мөдәрисовна, сез җитәкләгән оешма хәзер нинди хезмәтләр күрсәтә?

— 2023 елның 1 январеннан башлап социаль фондның территориаль органнары тарафыннан 213 төр хезмәт күрсәтелә. Шуларның 43е цифрлы форматта. Шул ук вакытта гражданнар элеккечә үк шәхси рәвештә клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәләр. 2023 елда безгә 4 меңнән артык граждан мөрәҗәгать итте.
Безнең белгечләр, шулай ук, клиентларга компьютерда яки смартфоннарда электрон рәвештә гаризалар бирү буенча консультация дә үткәрәләр.

— Илебездә хәрби хезмәткә чакырылганнарның, шул исәптән мобилизация буенча хезмәт итүчеләрнең гаиләләренә (балаларына) аерым игътибар бирелә. Бу уңайдан ни әйтер идегез?

— Безнең бүлек аша андыйларның балаларына пособие түләнә. Пособие бала туган көннән алып 3 яшькә кадәр билгеләнә, әмма баланың әтисе хәрби хезмәтен башлаган көннән иртәрәк түгел. 2023 елда түләү күләме 15548 сум 07 тиен тәшкил итте (2024 елда 16 698 сум 636 тиенгә тиң). Сроклы хезмәткә чакырылган хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие дә бар. 2023 елда әлеге пособие акчасы 36278 сум 84 тиенне тәшкил итте (агымдагы елда 38 963 сум). Махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләр дә бердәм пособиегә гариза бирә ала.

— Вафат булган кешене җирләү өчен бирелә торган пособие күләмендә үзгәрешләр бармы?

— Җирләү өчен социаль пособие түләү 7793,48 сумны тәшкил итте, 2024 елның 1 февраленнән ул 8370,20 сум.

Үткән ел дәвамында мондый пособиене сорап безгә 242 граждан мөрәҗәгать итте.

— Туу, туган баланы үстерү турында сөйләшик әле. Аларга нинди ярдәм каралган?

— 2023 елның 1 январеннан яңа туганнан алып 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм чаралары системасы гамәлдә — бу бердәм пособие. Бердәм пособие күләме гаиләнең гомуми кеременә бәйле. Агымдагы елның 1 февраленнән, индексацияне исәпкә алып, бердәм пособие күләме 6 370,50 сум (50 процент); 9 555,75 сум (75 процент); 12 741 сумны (100 процент) тәшкил итә.
2023 елда районның 1295 баласына бердәм пособие билгеләнде — бу райондагы балалар санының 38,16 проценты.

— Санаторийларга юлламалар алу кулайлаштырылдымы? Еш кына райондашлардан бу уңайдан зар ишетә идек.

— 2023 елда райондашларга 49 шифаханә-курорт юлламасы бирелде (озата баручы 2 кешене дә исәпкә алып). Агымдагы елда юлламалар 2021 елда гариза бирүчеләргә, чират тәртибендә, бирелә.

— Законнар әледән-әле үзгәреп тора. Яңалыкларны халыкка ничек җиткерәсез?

— Хезмәткәрләр халык арасында актив мәгълүмати-аңлату эше алып баралар: матбугат чараларында һәм авыл җирлекләренең рәсми сайтларында пресс-релизлар урнаштырабыз. Гражданнар җыеннарына йөрибез, халыкка көнүзәк мәсьәләләр буенча консультацияләр бирәбез, хезмәт коллективлары белән очрашулар үткәрәбез, буклетлар таратабыз. 2023 елда барлыгы 33 шундый чара уздырылды, 493 мәкалә сайтларда һәм газетада дөнья күрде.

— Картлык буенча пенсия билгеләү өчен пенсия фонды эшне 1-1,5 элек алдан башлый. Бу ни өчен шулай?

— Пенсия билгеләү буенча алдан эш алып баруның төп кыенлыгы шунда ки, гражданнар, язма хәбәрләр алуга, клиент хезмәтенә телефон аша яки авыл җирлекләре башкарма комитетлары аша күп тапкырлар чакыруларга карамастан, документлар китерергә, архив мәгълүматларын раслау өчен судка мөрәҗәгать итәргә ашыкмыйлар. Алар пенсиягә чыкканчы әле 1,5-3 ел бар, өлгерәбез дип уйлыйлар. Ә бит белгечләргә еш кына иминият стажы, хезмәт хакы турында белешмә сорап, архивларга запрослар ясарга кирәк, һәм, әлбәттә, запрос ясау һәм аңа җавап алуга билгеле бер вакыт таләп ителә. Шуңа да алдан ук хәзерлек күрмичә булмый. Барлык нюансларны исәпкә алып, пенсияне вакытында һәм дөрес билгеләү кирәк бит.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Роза Мөдәрисовна.

Белешмә

Чүпрәле районында бүгенге көндә пенсия алучылар саны 6678ны тәшкил итә. Шуларның 5411е картлык буенча, 450се инвалидлык, 152се туендыручысын югалту сәбәпле, 650се дәүләт социаль пенсиясен, 1се хәрби травма нәтиҗәсендә инвалидлык буенча, 11е хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә тиешле дәүләт пенсиясен ала. Пенсия алучылар арасында 870әве эшләвен дәвам иттерә. 
Район буенча пенсиянең уртача күләме 18185,45 сумны тәшкил итә.

2023 елның 1 январеннан эшләми торган пенсионерларның иминият пенсияләре 4,8 процентка, ә 2024 елның 1 январеннан 7,5 процентка индексацияләнгән.

-Хәзер картлык буенча пенсиягә чыгу өчен иминият стажы ничә ел булырга тиеш?

— 2024 елда 58 яшькә җиткән хатын — кызларга һәм 63 яшькә җиткән ир-атларга 15 ел иминият стажы һәм 28,2 пенсия коэффициенты булганда картлык буенча иминият пенсиясе билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев