Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледәге «Беренчеләр хәрәкәте» әниләр өчен кулинар бәйрәм оештырды

Чара «Амарант» кафесында «Якыннар-яратканнар» проекты кысаларында узды.

Биредә Рәшидә Мансур кызы Аббазова һәм аның оныгы Әминә чарада катнашучылар бергәләп тәмле өчпочмаклар пешерделәр, мастер-класс үткәрделәр.

Иҗади бәйрәм кысаларында әниләр һәм балалар яраткан шөгыльләре хакында уртаклаштылар, флешмоб биеделәр, ә кичәнең кульминациясе—әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлау булды. 

Хәрәкәтнең җирле бүлеге җитәкчесе Ранилә Алиуллова билгеләп үткәнчә, чараның максаты —җылы гаилә атмосферасы булдыру. 

—Мондый очрашулар гаилә кыйммәтләрен ныгыта, әниләр һәм балаларның мәхәббәтен ныгыта, — дип билгеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев