Чүпрәледә «Җылы оекбаш» акциясе волонтерларын бүләкләделәр
Волонтерларга район Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары һәм Яңа ел символы белән бүләкләр тапшырылды.
Россия Пенсионерлар берлеге тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен «Җылы оекбаш» акциясе игълан ителгән иде. Әлеге акциягә Россия Пенсионерлар берлегенең Чүпрәле бүлеге көмеш волонтерлары һәм аларга 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары да актив кушылды.
Авыр вакытларда безнең халык һәрвакыт бердәмлеккә омтылган һәм бу хәзер дә шулай. Район халкы махсус хәрби операциядә катнашканнарга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтә. Россия Пенсионерлар берлегенең Чүпрәле бүлекчәсе активистлары монда беренче рәтләрдә: алар безгә тынычлык һәм иминлек бүләк итүчеләр өчен чын күңелдән борчылалар һәм солдатларга ярдәм итүгә даими рәвештә үз өлешләрен кертергә тырышалар.
Үткән атнада Россия Пенсионерлар берлегенең Чүпрәле бүлекчәсе офисында «Җылы оекбаш» акциясенең иң актив волонтерларын бүләкләү тантанасы булды. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Россия Пенсия фондының Чүпрәле районындагы клиентлар хезмәте башлыгы Роза Гафарова катнашты.
— Нәкъ менә шундый мизгелләрдә без берләшкәнебезне һәм бердәм теләктә булуыбызны тоябыз да инде. Без барыбыз бергәләшеп, булдыра алганча: җылы әйберләр, азык-төлек, хатлар белән ярдәм итәргә тырышабыз. Бүген без акция кысаларында солдатлар өчен әзерләнгән җылы носкиларны бергәләшеп тартмаларга тутырачакбыз. Алар кышкы салкын көннәрдә һәм төннәрдә, окопта яки блиндажда булган солдатларыбызны җылытсыннар. Акциягә актив кушылганыгыз өчен, хезмәтегез өчен барыгызга да зур рәхмәт,-дип билгеләп үтте Россия Пенсионерлар берлегенең Чүпрәле бүлекчәсе җитәкчесе Дилүзә Азизова, чараның тантаналы өлешен ачып.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Россия Пенсия фондының Чүпрәле районындагы клиентлар хезмәте башлыгы Роза Гафарова барлык волонтерларга актив катнашулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм аларга сәламәтлек, уңышлар теләделәр.
Акциядә актив катнашкан көмеш волонтерларыга һәм 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары Азалия Җәббаровага, Амира Аюповага һәм Динә Хәсәновага район Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары һәм Яңа ел символы төшерелгән бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев