Чүпрәледә хуҗалыклар язгы чәчүгә әзерләнә
Районда кыр эшләренә әзерлекне тикшерү буенча махсус комиссия эшләде
Кояш нурлары басу-кырлардагы карларны эреткәндә, хуҗалыклар һәм фермерлар старт сызыгында тора. Техникалар карала, орлыклар салына, ягулык запаслары барлана...
Районда язгы чәчүгә нинди әзерлек күрелә? Үткән атнада районда 2026 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс кысаларында, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Кәримов, “Татагролизинг” җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Фәттахов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Хәлитов һәм белгечләрдән, “Гостехнадзор”ның райондагы баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Шәйхаттаров, “Россельхозцентр”ның әйдәп баручы агрономы Илгиз Азизовны берләштергән комиссия эшләде. Комиссия эшендә район башлыгы Марат Гафаров та катнашты.
Комиссия тракторларның механизаторлар белән тәэмин ителешенә аерым игътибар бирде, ашламаларның, орлыкларның, механизаторларның әзерлегенә, чәчүлек мәйданнарының структурасына игътибар итте. Нәкь менә шушы параметрлар буенча һәр хуҗалык бәяләмә алды һәм нәтиҗәләр чыгарылды.
“Чүпрәле Рассвет Агро”, “Цильна”, “АгроТрансПорт” җәмгыятьләрендә техниканың торышы, гомумән, язгы кыр эшләрен башкарып чыгуга әзерлек комиссия тарафыннан аеруча югары бәяләнде. Биредә чәчү кампаниясе вакытында җәлеп ителәчәк техника әзерлек линиясенә куелган, үзйөрешле машиналар янгын сүндерү чаралары, аптечкалар һ.б. кирәк-яраклар белән комплектланган. Техника белән идарә итүгә тиешле категориядәге квалификацияле механизаторлар җәлеп ителгән.
Эш барышында техниканы кабул итү комиссиясе, шулай ук, крестьян-фермер хуҗалыкларында булды. Гомумән алганда, комиссия әгъзалары Чүпрәле районы аграрийлары тарафыннан язгы кыр эшләренә югары дәрәҗәдә әзерлек күрелгән, дип билгеләп үттеләр, хезмәтне саклау нормаларын төгәл үтәүдә игътибарлы булырга чакырдылар.
–Язгы кыр эшләренә ныклы әзерлек, кадрларның җитәрлек дәрәҗәдә булуы, механизаторларның күңел күтәренкелеге алда торган җаваплы чәчү кампаниясен уңышлы башкарып чыгуда зур ышаныч тудыра. Хәерле сәгатьтә!,-дип билгеләп үтте район башлыгы Марат Гафаров игенчеләргә уңышлар теләп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев