Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә хуҗалык итүнең кече төрләре турында сөйләштеләр

Аграр тармак үсешендә хуҗалык итүнең кече төрләре әһәмиятле урын били.

Киләчәктә авылларның тотрыклы үсүе нәкъ менә крестьян-фермер хуҗалыкларының, гаилә фермаларының нәтиҗәле эшләвенә бәйле. Район Башкарма комитетының утырышлар залында узган очрашуда сүз шул хакта барды.

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, районның агроидарә башлыгы Тәлгать Халитов, район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Низамов, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге” учреждениесе директоры Марат Абдуллин, фермерлар һәм хуҗалыклар вәкилләре катнашты.

Очрашуны ачып, район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов  язгы чәчүгә әзерлекнең торышы белән таныштырды, авыл хуҗалыгының  район икътисадында төп урынны алып торуын әйтте.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов чыгышында билгеләп үткәнчә, дәүләт бүген кече хуҗалыкларга йөз тота, чөнки бу авылларда эш белән тәэмин итү һәм авыл тормышын саклап калу ысулы.

–Бүген фермерлар үзләрен тәэмин итү белән беррәттән башкаларга эш бирүчеләр дә. Шуңа да республика тарафыннан хуҗалык итүнең кече төрләренә ярдәм итү чаралары каралган. Бу грантлар, субсидияләр,-диде ул.

Рөстәм Гайнуллов фермерларга терлекләрнең баш санын саклап калырга өндәде. Ул, шулай ук, чүпрәлеләрнең Казанда узучы  авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнашканнары өчен рәхмәт сүзләрен дә белдерде.

ТР Министрлар Кабинетының  Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин хайваннар өчен дә, кеше өчен дә куркыныч булган авырулар турында сөйләде. Бу уңайдан хезмәткәрләрне эш вакытында махсус киемнәр белән тәэмин итәргә кирәклегенә, фермаларны, хуҗалыкларны, ярдәмче хуҗалыкларны биологик яклау буенча барысын да эшләргә кирәклегенә игътибарны юнәлтте. Ул, шулай ук, хайваннарны идентификацияләү эшен дәвам итү кирәклеген дә ассызыклады.

“Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге” ДБУ директоры Марат Абдуллин үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырды, республикада гамәлдә булган грантлар, субсидияләр турында сөйләде.  Ул, шулай ук, “Агромотиватор” грантына да тукталды.  

“Агымдагы елдан әлеге грант ярдәмендә махсус хәрби операциядә катнашучылар аграр бизнес юнәлешендә үз эшчәнлекләрен башлап җибәрә алалар”,-диде.

Очрашу ахырында  фермерлар үзләрен кызыксындырган сорауларга да  җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев