Чүпрәледә хезмәт героеның 94 еллыгын билгеләделәр
Бүгенге көндә Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Ульяновск шәһәрендә яши.
Район үзәгендәге Геройлар Аллеясында Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Мөхәррәм Абулхановның туган көне уңаеннан митинг булды, бюстына чәчәкләр куелды.
Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, техникум студентлары, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе, Иске Чүпрәле күп профильле лицее укучылары
һәм Геройның туган авылы — Түбән Чәке урта мәктәбе укучылары катнашты.
Айрат Җәлалов чарада катнашучыларга герой турында сөйләде. Ул, шулай ук, Мөхәррәм Камалдин улына бүгеннәрдә 94 яшь тулуын да әйтте.
Митинг вакытында Түбән Чәке урта мәктәбе укучылары Мөхәррәм Камалдин улының хезмәт батырлыкларын, тормышын шигырь юлларына салып бәян иттеләр.
Белешмә
Мөхәррәм Камалдин улы Абулханов 1931 елның 13 октябрендә Түбән Чәке авылында туа.
Яшьтән колхозда, сабанчы булып, эшли башлый. Сугыш елларында, дөресрәге 1942 елда, аларның гаиләсе Ульяновск шәһәренә күченә. 50нче еллар башында Мөхәррәм Абулханов Кемерово өлкәсенең Сталинск (хәзерге Новокузнецк) шәһәрендәге училищега укырга керә. 1952 елда аны Куйбышев ГЭСы төзелешенә җибәрәләр.
1968 елда Ульяновск шәһәренә күченә. Монда СССР Төзелеш Министрлыгының главульяновск төзелеш комбинатында монтажчылар бригадиры булып эшли. Аның бригадасы 70нче елларда ел саен мең ярым фатир төзи. СССР Югары Советы Президиумының 1975 елның 21 апрелендәге һәм 1977 елның 21 маендагы указлары белән Абулханов Мөхәррәм 3нче һәм 2нче дәрәҗә Хезмәт Даны орденнарына лаек була. СССР Югары Советы Президиумының 1985 елның 20 декабрендәге Указы белән 1нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә һәм Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры була.
35 елдан артык пенсиягә чыкканчы йорт төзү комбинатында бригадир- монтажчы булып эшли. Гомуми хезмәт стажы — 55 ел. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Тормыш иптәше Галина Ивановна белән бергәләп бер ул һәм бер кыз үстерәләр. Улы Вильсур механика заводында эшли, кызы Светлана — юридик фәннәр кандидаты, Ульяновск дәүләт университетында укыта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев