Чүпрәледә Хезмәт Герое Лазерь Дергунов истәлегенә чаңгы ярышлары узды
Анда Буа һәм Апас, Чувашиянең Батыр, Шомыршы һәм Яльчик районнары спортчылары катнашты.
Яңа Уби авылында Социалистик Хезмәт Герое Лазерь Васильевич Дергунов истәлегенә чаңгы ярышлары узды.
Чарада биш яшь категориясендә чүпрәлеләрдән тыш, Буа һәм Апас районнарыннан, Чувашиянең Батыр, Шомыршы һәм Яльчик районнарыннан спортчы егет-кызлар катнашты.
Барлык призерлар һәм җиңүчеләр грамоталар, медальләр, кубоклар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр. Чараны оештыручылар һәм иганәчеләр–герой-якташыбыз оныклары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев