Чүпрәледә хәрби-спорт уеннары буенча иң яхшы командалар ачыкланды
“Аҗаган 2.0”: Бердәмлектә–көч!
“Алтын” спорт комплексы һәм “Чемпион” физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында “Аҗаган 2.0” хәрби-спорт уенының муниципаль этабы узды.
Чарада Алешкин-Саплык, Марс, Иске Чүпрәле күп профильле лицей, Зур Аксу, 1 санлы Иске Чүпрәле, Чуваш Чүпрәлесе, Шланга, Иске Шәйморза, Кече Чынлы, Городище, Иске Кәкерле, Яңа Уби, Уби, Матак, Түбән Чәке, Яңа Элмәле мәктәпләре командалары катнашты.
Яшьармиячеләр командалары ике көн дәвамында хәрби-спорт уеннарының төрле төрләре буенча көч сынаштылар. Иң мөһиме бердәм, авырлыкларны бергә җиңәргә, командада булырга өйрәнделәр.
Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов катнашты, әлеге уеннарны үткәрүнең мөһимлеген,асылын аңлаттылар.
Нәтиҗәләр буенча урта яшь категориясе арасында Городище урта мәктәбенең “Городищенские” командасы 1 нче урынны яулады, 2 нче урында – Яңа Уби төп гомуми белем бирү мәктәбенең “Стук” командасы, 3 нче урында – Түбән Чәке урта мәктәбенең “Түбән Чәке” командасы.
Өлкән сыйныфлар арасында барлык этаплар йомгаклары буенча Алешкин-Саплык урта мәктәбенең “Авангард” командасы 1нче урынны яулады, 2 нче урында – 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең “Барсы” командасы, 3 нче урында – Иске Шәйморза урта мәктәбенең “Ш” командасы.
Җиңүчеләргә Грамоталар, бүләкләр һәм медальләр, катнашучыларның һәммәсенә Сертификатлар тапшырылды. Ике категория буенча җиңү яулаган мәктәп командалары исә конкурсның зона этабында катнашачак.
Әйтергә кирәк, уеннарны оештыруда һәм үткәрүдә районның барлык төр структуралары: яшьләр белән эшләү оешмалары, мәктәпләр һ.б. да җәлеп ителде. “Беренчеләр хәрәкәте”нең район бүлекчәсенә исә (җитәкчесе Ранилә Алиуллова) аерым вазифа йөкләнде. Җиңүчеләргә, катнашучыларга бүләкләр дә хәрәкәтнең җирле бүлекчәсе тарафыннан әзерләнгән иде.
“Аҗаган 2.0” Бөтенроссия хәрби-патриотик уеннарын оештыруга һәм уздыруга керткән өлешләре өчен тармак технологияләре техникум директоры Валерий Лухманов, “Форпост” берләшмәсе җитәкчесе Альберт Сөләйманов, мөгаллимнәр Петр Рафиков, Илнур Хөснетдинов һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнур Мавзютов та “Беренчеләр хәрәкәте”нең җирле бүлекчәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Дәвам итеп
“Аҗаган” хәрби-спорт уеннары яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спортның хәрби-гамәли төрләрен үстерү, хәрби хезмәткә чакырылучы яшьләр белән эшләү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру максатында үткәрелә. Уеннарны үткәрү кысаларында укучылар төрле сынаулар буенча ГТО нормативларын тапшырдылар.
ГТО комплексы “Россия спорты” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев