Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә халык эшкә автобуста йөри

Халыкның үтенечен исәпкә алып, Иске Чүпрәле – «Дачный» - Яңа Чүпрәле маршруты буенча автобус хәрәкәте оештырылган иде.

Әйтергә кирәк, әлегә маршрут тест режимында гына эшен башлап җибәргән иде. Һәм бүгенге көнгә халык теләп куллана торган хезмәткә әйләнде. Автобус хәрәкәте шундый итеп оештырылган ки, ул кешеләр күпләп йөри торган иртәнге, төшке һәм кичке вакытларда башкарыла.

Бүгенге көндә маршрут автобусында хезмәт урыннарына, район үзәгендәге кибетләргә, хастаханәгә һәм башка җирләргә йөрүчеләр шактый күп. Пассажирлар, нигездә, оешмаларда һәм учреждениеләрдә эшләүчеләр, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә һәм лицейда укучылар һ. б.. Мондый маршрутның булдырылуы күпләр өчен уңайлы.

– Мин Яңа Чүпрәле авылында яшим, эш урыным район үзәгендә. Иртән сәгать 8гә эшкә өлгерергә кирәк, авыллар арасы да бик якын түгел. Шәхси транспорты булганнарга җиңелрәк, әмма бензин бәясе дә арзан түгел. Такси алсаң, бер якка гына 100-150 сумнан артык сорыйлар. Мондый очракта эшкә баруның бер мәгънәсе дә калмый бит! Автобус безнең өчен иң кулае. Рейс вакыты да күпчелек халыкның эш графигына яраклаштырылган, – ди .Флера Хөсәенова.

Автобус Римма Мавлютова фотосы

- Автобус белән район үзәген көненә өч тапкыр әйләнәм. Иртәнге якта 7 сәгать 20 минутта үзебезнең оешма гаражыннан чыгам һәм маршрутым Иске Чүпрәле авылындагы чиркәү - “Әкият” балалар бакчасы- Шәрәф Мөдәррис – Зәки Нури- Ленин урамнары аша Яңа Чүпрәле авылының Молодежная - Гагарин урамнары аша район үзәгенә, аннан 1 санлы Иске Чүпрәле, лицей, “Әкият” балалар бакчасына тукталышлар ясап, яңадан үзебезнең оешмага кайтам. Төшке аш вакытында һәм кичен дә шул ук маршрут буенча халыкны кире өйләренә кайтарам,- ди автобус йөртүче Шамиль Амирханов. Ул, шулай ук, пассажирлар социаль яктан җаваплы, тыңлаучан булуларын, гади кагыйдәләрне үтәүгә каршы килмәүләрен, ситуацияне аңлауларын да әйтә.

Шамиль Амирханов гомере буе руль артында. Элек елларда ул төрле илләргә, республикаларга яңа УАЗ автомобильләре илтү белән шөгыльләнгән. Соңгы елларда исә “Данадис” җәмгыятендә хезмәт куя.

Автобус Римма Мавлютова фотосыИльнур Исхаков, ООО “Данадис” оешмасы җитәкчесе:

- Безнең оешма карамагында 15 мәктәп автобусы һәм халыкны йөртү өчен 1 ПАЗик автобусы бар. Мәктәп автобуслары 18 маршрут буенча хәрәкәт итеп, укучыларны мәктәпләргә алып килә һәм аларның дәресләре беткәч, кире кайтарып куя.

Әйтергә кирәк, соңгы елларда автобус паркыбыз яңарды, 2020 елда паркка балаларны мәктәпләргә ташу өчен 8 яңа Форд, 2021 һәм 2022  елларда икешәр Газель автобуслары кайтты. Автобуслар паркын яңартуда ярдәм итүләре өчен республика, район җитәкчелегенә рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев