Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Валерий Колпаков кубогына чаңгы ярышлары узды

Районда сугышчы-интернационалист, полковник Валерий Колпаков призларына чаңгы ярышлары 2012 елдан бирле үткәрелә.

 

Бәйрәм көннәрендә Чүпрәле районы урманчылыгында урнашкан чаңгы базасында Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең запастагы полковнигы, Чуваш Чүпрәлесе авылында туган Валерий Колпаков кубогына чаңгы ярышлары узды. Ярышларда район спортчылары белән берлектә Ульяновск өлкәсе, Чувашия Республикасының Шомыршы һәм Яльчик районнары, республиканың Буа һәм Апас районнарыннан иң яхшы чаңгычылар көч сынашты.

Спортчыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вилданов, полковник Валерий Колпаков, әфганчыларның район Советы рәисе Виктор Петухов һәм башка кунаклар сәламләделәр.

Аннары якташларыбыз, Идел аръягы “Сугышчан туганлык” әгъзалары Марс Сәяпов һәм Владимир Ярухин хәрби хезмәткәрләребезгә күрсәткән ярдәмнәре өчен Чуваш Чүпрәлесе авылында яшәүче Наталья Кузнецовага Рәхмәт хаты, дәүләтебезнең оборона сәләтен ныгытуга керткән өлеше өчен командование һәм һава-десант гаскәрләренең Хәрби Советыннан килгән Рәхмәт хатын әфганчыларның район советы рәисе Виктор Петуховка тапшырдылар.

Чарада, шулай ук, Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы һәм бүгенге көндә кыска вакытлы ялда булган Константин Годунов та катнашты. Наталья Кузнецова, бүген үз зонасында булган барлык хәрби хезмәткәрләргә зур рәхмәт сүзләре җиткереп, Константин Годуновка гуманитар ярдәм тупланмасы  бирде.

Ярышлар төрле яшь категорияләрендә, ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында аерым узды.

Район командалары арасында эстафетада иң яхшы вакытны Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеге чаңгычылары күрсәтте һәм күчмә кубокны да алар яулады. Икенче урынны Уби авыл җирлеге спортчылары, өченче урынны Зур Аксу авыл җирлеге командасы алды.

Призлы урыннарны яулаган спортчыларга һәм авыл җирлекләре командаларына Мактау Грамоталары, медальләр һәм истәлекле сувенирларга лаек булдылар. Бүләкләрне РФ Кораллы Көчләренең запастагы полковнигы Валерий Колпаков, Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров, ярышларның баш судьясы Николай Хрисанов тапшырдылар.

Ярышларда иң яшь катнашучы дип Илья Кудрявцев, Әфган сугышчылары арасында Иван Исаев иң өлкән катнашучы дип танылды. Алар да Грамоталар һәм истәлекле сувенирлар алдылар. Чаңгы базасында бу көнне Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре оештырган "кыр кухнясы" да эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев