Чүпрәледә уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр
Районда быел язгы кыр эшләре гадәттәгедән иртәрәк башланды.
"Чүпрәле Рассвет Агро" җәмгыяте хезмәтчәннәре районда беренчеләрдән булып уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр.
Бүгенге көнгә җәмгыять буенча 1350 га мәйданда ашлама кертелгән, шул исәптән 800 га күпьеллык үләннәргә, 400 га көзге рапс, 150 га көзге бодай культураларына . Кырларда 5 берәмлек техника эшли.
“Чүпрәле Рассвет Агро” җәмгыяте директоры урынбасары Алексей Храмов сүзләренә караганда, алар көзге рапс һәм бодайны тукландыруга 12 марттан керешкәннәр. Бүгенге көндә кырларда 5 “Туман” агрегат-сиптергече эшли.
Соңгы көннәрдә “Цильна” җәмгыятендә дә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев