Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә укытучыларның август конференциясе узды

Традицион август киңәшмәсендә узган уку елына йомгак ясалды һәм яңа 2022-23 уку елына старт бирелде

 

Район мәдәният йортында педагогик хезмәткәрләрнең “Цифрлаштыру чорында Чүпрәле муниципаль районының мәгариф системасын үстерү” темасы буенча август киңәшмәсенең пленар утырышы узды.

Август конференциясе эшендә район башлыгы Марат Гафаров, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Халитов, җитәкчеләр, мәктәп директорлары, педагогик хезмәткәрләр, яшь белгечләр, тармак ветераннары катнашты.

Традиция буенча август киңәшмәсе башланыр алдыннан кунаклар район мәдәният йорты каршында әзерләнгән район мәгариф учреждениеләре казанышлары күргәзмәсе белән таныштылар. Монда  гамәлгә ашырыла торган проектлар, һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыклары, мәктәп яны участокларында эшләр урын алган иде. Һәм, әйтергә кирәк, күргәзмә зур кызыксыну уятты.

Конференцияне район башлыгы Марат Гафаров ачты, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов доклад белән дәвам иттерде. Район мәгариф системасы җитәкчесе узган уку елына йомгак ясады һәм яңа уку елына өстенлекле эш юнәлешләрен билгеләде. Докладтан күренгәнчә, үткән уку елы нәтиҗәле булган, БДИ тапшыру буенча да билгеле бер уңышлар бар. Район мәктәпләре һәм балалар бакчалары укытучылары һәм тәрбиячеләре муниципаль, республика һәм бөтенроссия конкурсларында югары нәтиҗәләргә ирешкәннәр.

Районда 29 гомуми белем бирү учреждениесе эшли, шулай ук “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы” һәм “Талантлар планетасы” балалар иҗаты йорты бар. Педагогик белем бирү өлкәсендә барлыгы 575 белгеч хезмәт куя.

Илсур Халитов соңгы елларда төрле фәннәр буенча олимпиадаларда җиңүче һәм призер укучыларның артуын да билгеләп үтте. “Хорновар-Шигали һәм Зур Чынлы урта мәктәпләре БДИ тапшыру буенча алдынгылар рәтендә”, -диде ул.

Конференция барышында 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе директоры Лилия Насыйбуллина һәм Зур Аксу урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Нина Ларионованың докладлары да тыңланды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова районда мәгариф процессының барлык юнәлешләре буенча уңай динамика күзәтелүен билгеләп үтте һәм укытучыларга бу уңайдан рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул, шулай ук, тиздән барлык мәктәпләрдә дә психологик-педагогик юнәлештәге сыйныфлар барлыкка киләчәген дә ассызыклады. Андый сыйныфларны тәмамлаучылар бу юнәлеш буенча югары уку йортларына кергәндә билгеле бер өстенлекләргә ия булып торачаклар.

Район башлыгы Марат Гафаров:

- Киләчәктә ихтыяҗ булачак һөнәрләргә игътибар итәргә кирәк. Алар-чит телләр, математика, физика, информатика, химия һәм биология укытучылары. Моның өчен чыгарылыш сыйныф укучылары белән эшләргә кирәк, - дип ассызыклады.

Ул, шулай ук, залда утыручыларның игътибарын проектлар язуга да юнәлтте,”Сез моны көндәлек тормышта һәрдаим башкарасыз бит, теге яки бу юнәлешләр буенча Грант алуга мөрәҗәгать итәргә кирәк, бу мәктәпкә сизелерлек ярдәм булачак", - диде ул һәм барлык педагогларга уңышлы эш елы өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, яңа уку елында уңышлар теләде.

Август конференциясендә бүләкләүләр дә күп булды. Мәгариф тармагы хезмәткәрләренең аерым казанышларга ирешкәннәре “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгеләре, ТР Мәгариф министрлыгының, район башлыгының һәм район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары алдылар. Лаеклы ялга китүче ун тәрбияче, педагог аерым хөрмәтләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев