Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Түбән Чәке урта мәктәбендә «Чикләрсез иҗат» III муниципаль фестиваль узды

Иҗат итүдә кем өчен дә чикләр юк!

Мәктәп фойесында балаларның кул эшләреннән һәм рәсемнәреннән күргәзмә булдырылган иде. Фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар әлеге күргәзмә һәм мәктәпнең музее белән таныша алдылар.

Фестиваль «Талантлар планетасы» балалар иҗат йорты тарафыннан оештырылган,. Әлеге бәйрәмне үткәрүдә мәгариф бүлеге, спорт мәктәбе, район балалар китапханәсе, шулай ук, «Созидание» һәм «Форпост» яшүсмерләр клубы вәкилләре дә катнашты. Чара инклюзив белем бирү методисты Ирина Борисова инициативасы белән, өченче ел рәттән, уза. 

Быел фестивальдә үсешләре үзенчәлеке булган 10-18 яшьлек 23 бала катнашты.

«Чикләрсез иҗат» фестиваленең төп бурычы — сәламәтлеге чикләнгән балаларны иҗади тормышка тарту өчен шартлар тудыру. 

Фестиваль биш секциягә бүленде: «Гаҗәеп тукымалар» (секцияне Светлана Пурлова җитәкләде), «Оста куллар» (Галина Кудряшова), «Истәлеккә магнитик» (Ангелина Бильдякова), «Күңелле туп» (Андрей Батанов) һәм Лазертаг (Альберт Сөләйманов). 
Балаларчиратлашып һәр секциядә булдылар һәм шөгыльләнделәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестиваль программасы балалар өчен бик кызыклы итеп оештырылган иде. Ә мондый чараларда катнашу балаларга үз-үзләренә ышанырга, шәхси казанышлары өчен җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алырга ярдәм итә, шулай ук, алдагы җиңүләргә этәргеч булып тора.

Фестиваль азагында район башлыгы Марат Гафаров һәр балага Диплом һәм китап кибетеннән мәктәп кирәк-яраклары алу өчен сертификат тапшырды.

Чара азагында балалар сабын куыклары очырып күңел ачтылар, әкият геройлары белән фотога төштелә. Төшке ашны да бергәләп ашадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев