Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә техника кышкы саклауга куелды

Район хуҗалыкларында комиссия авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую сыйфатын бәяләде.

Район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм ремонт эшләрен оештыру сыйфатын тикшерү буенча комиссия эшләде. Комиссия составына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының әйдәп баручы белгече Рәис Идрисов, шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Тәлгать Халитов һәм белгечләр, "Гостехнадзор«ның баш дәүләт инспекторы Илдар Шәйхаттаров һәм башкалар кергән иде.

Комиссия үз эшен «Агро-Вест» җәмгыятендә башлады. Аннары алар «Цильна», «Чүпрәле Рассвет Агро» һәм «АгроТрансПорт» җәмгыятьләрендәге машина-трактор паркларында булдылар.

Кыр эшләре тәмамланганнан соң механизаторларның төп бурычы -техниканы кышкы саклауга кую.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканы пычрактан һәм үсемлек калдыкларыннан чистарту, пневматик шиналарны кояш нурларыннан һәм атмосфера явым-төшемнәреннән саклау өчен зур эш башкарылган. Комиссия әгъзалары техниканы саклауга кую эшләренең барышын, машина-трактор паркларындагы тәртипне һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең авыл хуҗалыгы машиналарын көзге -кышкы ремонтлауга әзерлеген тикшерделәр һәм бәяләделәр.

Комиссия эшенең нәтиҗәләре буенча, район хуҗалыкларының күбесендә техниканы язгы кыр эшләренә планлы әзерләү традицион рәвештә урып-җыю тәмамланганнан соң ук башланган. Район хуҗалыкларында техниканы язгы чорга әзерләү программалары эшләнгән, ремонт буенча бригадалар төзелгән.

Комиссия машина-трактор паркы территориясен төзекләндерүне, ремонт-хезмәт күрсәтү базасының кышкы эшләргә әзерлеген дә бәяләде. Комиссия, көн дәвамында барлык хуҗалыкларда район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән бергә булып, әзерлеккә уңай бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев