Язгы кыр эшләре мал азыгы әзерләү кампаниясенә ялгана
Составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПК ИТО бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Рәсүл Шәрипов, район башлыгы Марат Гафаров, агроидарә җитәкчесе Тәлгать Хәлитов, белгечләр, "Гостехнадзор«ның райондагы бүлеге җитәкчесе Илдар Шәйхатдаровны берләштергән комиссия район хуҗалыкларындагы азык әзерләү техникасының торышын тикшерде.
Комиссия район авыл хуҗалыгы оешмаларының машина паркларында булды, анда азык җыю комбайннары, чапкычлар, пресс-җыючылар, тагылма агрегатлар, йөк машиналары һәм тракторлар әзерлек сызыгына куелган иде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хуҗалыкларда барлык үзйөрешле машиналар да янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария тукталышы билгеләре һәм кире чигенүгә каршы терәкләр белән комплектланган. Азык әзерләү техникасы белән идарә итүгә тиешле категориядәге квалификацияле механизаторлар җәлеп ителгән.
Район башлыгы Марат Гафаров һәм агроидарә җитәкчесе Тәлгать Халитов механизаторларга һәм белгечләргә уңышлар теләделәр һәм тракторларны, үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм таләпләрен төгәл үтәргә кирәклеген тагын бер кат искәрттеләр. Җәмгыятьләр, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә, инженерлар составына һәм механизаторларга техниканы вакытында һәм сыйфатлы әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерелде.
Эш барышында техниканы кабул итү комиссиясе «Цильна», «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыятьләрендә булды, бу ике хуҗалык та иң югары баллар алды һәм терлек азыгы әзерләүгә тулысынча әзер дип билгеләнде.
Комиссия, шулай ук, «АгроТрансПорт» җәмгыятендә һәм «А. Н. Амосов» крестьян-фермер хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү техникасын әзерлек сызыгына куюга уңай бәя бирде.
Белешмә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы елда мал-туарны уңышлы кышлату өчен район буенча (шәхси хуҗалыклардан тыш) 7999 тонна печән, 46551 тонна сенаж, 47110 тонна силос, 8397 тонна салам әзерләү планлаштырыла. План буенча районда малларны кышлату чорына һәр баш терлеккә уртача 40 центнер азык берәмлеге тупланырга тиеш.
Нет комментариев