Чүпрәледә терлек азыгы әзерләүгә керештеләр
“Яшел урак” башланды
Мал-туарны уңышлы кышлату өчен район буенча (шәхси хуҗалыклардан тыш) 8 мең тонна печән, 48 мең тонна силос, 47 мең тонна сенаж, 8 мең тонна салам әзерләргә, ягъни һәр баш терлеккән уртача 40 центнер азык берәмлеге тупларга кирәк
Терлек азыгы әзерләүне районда беренчеләрдән булып “Цильна” һәм “Чүпрәле Рассвет Агро” җәмгыятьләре башладылар. Хәзерге вакытта биредә күпьеллык үләннәр чабылып, сенажга салына.
“Сыерның сөте – телендә”, дигән әйтем юктан гына барлыкка килмәгәндер. Терлекләр сыйфатлы ризык белән тукланмаса, вакытында ашатылмаса, югары күләмдә продукциягә өметләнәсе дә юк. Яхшы сыйфатлы терлек азыгы малларның продуктивлыгын гына арттырып калмый, ә аларның сәламәтлеге һәм сыйфатлы продукция җитештерү өчен ныклы нигез дә булып тора.
“Сыйфатлы терлек азыгы әзерләү – терлекчелекнең иң беренче бурычы, шуңа да кояшлы, коры көннәрдән файдаланып калган хуҗалыклар отачак кына”,- диләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча белгечләре.
“Цильна” җәмгыятендә күпьеллык үләннәр 1350 гектарны били, шуның 1150 гектарын люцерна үләне, калган җәйданын исә костер үләне тәшкил итә.
“Цильна” җәмгыятендәге 110 гектар мәйданны биләгән люцерна кырында анда механизаторлар Фәрит Әхмәтҗанов, Җәмил Назметдинов, Фәргать Аббазов, Ринат Юсупов һәм Рәмис Айнуллов “МТЗ-82.1” маркалы тракторларга печән чапкыч агрегатлар тагып, хезмәт куялар. Уңган механизаторлар тәҗрибәлеләр: язын чәчүдә актив катнашсалар, җәен исә печән әзерләүдә тырышып хезмәт куялар. Теземнәргә салынган печәнне әйләндереп киптерү, аннан соң җыеп, рулоннарга чорнату эшләрен дә әлеге уңган егетләр башкарачак.
Икенче, 143 гектар мәйданны биләгән басуда исә механизатор Айрат Яфизов “Магдон” комбайны белән люцерна үләнен сенаж өчен чаптырып, теземнәргә салып бара. Аннан соң исә ул тиешле дымлылыкта калгач, ваклатылып, сенаж базларына салыначак.
–Механизатор егетләребез уңганнар, намус белән, булсынга, дип эшлиләр,-ди җәмгыятьнең агрономы Фердинад Халитов.
“Цильна” җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуров белдерүенчә, җәмгыятьтә маллар тук кышласын өчен шартлы бер баш терлеккә 40 центнер азык берәмлеге тупланырга тиеш. Моның өчен 18 мең тонна сенаж, 20 мең тонна силос, 1800 тонна печән, 2,5 мең тонна салам туплау планлаштырыла. Җитәкче әйтүенчә, җәмгыятьтә бүгенге көндә ике елга җитәрлек азык запасы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев