Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә сыерлар паспорт “алды”

Районда иң беренчеләрдән булып Усмановлар хуҗалыгындагы мал-туар чиплаштырылды

Яңа елдан башлап малларны идентификатлаштыруның электрон системасы кертелде. ЯгъниТатарстанда, шул исәптән безнең районда да мөгезле эре терлекләрне чиплаштыра башладылар.

Шәхси хуҗалыклардагы сыер, бозауларга да чиплар беркетү мәҗбүри. Әмма шунысын белеп тору кирәк: шәхси хуҗалыкларга бу нисбәттән дәүләт ярдәм күрсәтә. Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре түләүсез биркалый. Моның өчен Татарстан Рәисе ярдәме белән 58 миллион 650 мең сум акча бүлеп бирелгән. Киләсе елдан идентификацияләү түләүле булачак.

Чиплаштыру - малларны электрон паспортлаштыру дигән сүз ул. Әйтик, киләчәктә сатып алган сөт, ит продукцияләренең тышлыгындагы куэр-кодны телефондагы махсус порграмма буенча укып булачак.

Район ветеринария берләшмәсе ветеринария табибы-эпизоотологы Дамир Аббазов әйтүенчә, мал-туар турындагы мәгълүмат "Агрополье" дигән бердәм мәгълүмат системасына кертеләчәк. Аның аша хайванның кайда һәм кайчан туганын, токымын, кичергән авыруларын белеп була. Шулай ук, маркировка зарарланган терлекне республика яки район территориясенә кертмәскә дә булышачак, диләр белгечләр.

Үткән атнада район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре:  Дамир Аббазов һәм ветеринария табибы-терапевты Фәнил Гатауллин Иске Кәкерле ветеринария участогына караган Яңа Кәкерле авылындагы шәхси хуҗалыкларда асралучы малларны чиплаштыру эшләрен башлап җибәрделәр. Иске Кәкерле ветеринария участогы мөдире Илдар Хузеев һәм участоктагы санитарка Дилүзә Айнетдинова Яңа һәм Иске Кәкерле, Яңа һәм Иске Ишле, Татар Төкесе, Иске һәм Яңа Чүпрәле авылларына  хезмәт күрсәтеп, шәхси хуҗалыклардагы малларны чиплаштыру эшен башкаралар.

Иж элек  белгечләр Яңа Кәкерле авылындагы Фәнилә Усманова хуҗалыгына килделәр. Алар 8 сыерга исәпләнгән мини-ферма  төзегәннәр.  Мөгезле эре терлек санын Усмановлар 11гә җиткергән. Чиплаштыру эшен дә савым сыерлардан башладылар.

Һәр эшнең үз нечкәлеге

- Малларның колакларында кимерчәкләр бар, бирканы керткәндә, шул кимерчәккә тимәскә, тиешле урынын тапкач, биркач дигән җайланма белән кисәк кенә кысып алырга кирәк, - дип аңлата Фәнил Гатауллин.

Эш барышында Дилүзә Айнетдинова чиплаштырылган терлекне махсус тведомостька теркәп барды, анда номерлы штрих-код та беркетеләчәк. Барлык мәгълүматлар: малның кушаматы, яше, токымы, хуҗасы һәм башка мәгълүмат базага кертелеп бара.

Сыерларның ике колагына да шалт итеп “алка” тагалар: сул колагына визуаль бирка, уң колагына исә электрон чип тагыла, шул ук вакытта  электрон паспортлары да ясалып куела. Мал турында бөтен мәгълүмат шушы чипта сакланачак. Чип куелган терлек чалынып, ите сатуга чыгарылгач, аның хакында бөтен мәгълүмат та сатып алучыга билгеле булачак. Моңа кадәр “Энем, каян алып килеп сатасыз?” - дип сораган апалар терлекнең сәламәт икәненә смартфон аша укып, инана алачак. Моннан тыш, малларны чиплаштыру белән бер үк вакытта ветеринария белгечләре түләмәгә каршы прививкалар да ясый, каннарын анализга да ала бардылар.

- Авыл халкы һәр яңалыкка шикләнеп карарга өйрәнгән. Куркырга кирәкми, малларны чиплаштыру эше бары тик аларны исәпкә алу өчен генә башкарыла. Малны саткан яисә суйган очракта участок ветеринария белгеченә мөрәҗәгать итеп аларны исәптән төшерергә мөмкин булачак. Малларны чиплаштыру эше әлегә Татарстанда түләүсез нигездә башкарыла. Башка төбәкләрдә исә шәхси хуҗалыклардагы мал хуҗалары бирканы да, электрон чипны да һәр мал өчен үзләре сатып алалар һәм түләүле нигездә куйдырталар,-ди Дамир Аббазов.

Мөгезле эре терлекләрнең  электрон паспортларын булдыру эше 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фәнилә Усманова:

- Башта бераз куркып калсак та, малларыбызны чиплаштырыйк дидек. Киләчәктә системага кертелмәгән мал-туарны сатарга рөхсәт тә булмаячак, диләр бит. Без, авыл халкы, сөт, мал сатудан кергән акчага яшибез. Терлекчелек- безнең өчен төп керем чыганагы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев