Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Сталинградны саклаучыларны искә алдылар

Икенче февраль — Волгоград өлкәсе һәм бөтен илебез халкы өчен үзенчәлекле көн. 82 ел элек, салкын февраль көнендә Сталинград өчен сугыш тәмамланды.

Әлеге дата уңаеннан Сугышчан һәм Хезмәт Даны монументы янында тантаналы митинг булды. Чарага Совет, солдатларының батырлыгына хөрмәт йөзеннән, ветераннар, хакимият органнары, җәмәгатьчелек, хокук саклау структуралары вәкилләре, яшь армиячеләр отряды, "Беренчеләр хәрәкәте«ндә катнашучылар, «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» укучылары һәм студентлары җыелды. 

Мәңгелек утка веноклар салынды, Сталинград сугышы корбаннары бер минут тынлык белән искә алынды.
Митингта район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов чыгыш ясады. Ул Сталинград янында нинди каты сугышлар алып барылуын, сугыштан соң тулысынча җимерелгән шәһәрне ничек торгызуларын тарих битләреннән искә төшереп сөйләде, совет кешеләренең батырлыгын билгеләп үтте.

Тантаналы митингта, шулай ук, Иске Чүпрәле күппрофильле лицееның "Беренчеләр хәрәкәте"ндә катнашучылары чыгыш ясады. Алар үзләренең чыгышларында фронтка киткән солдатларыбыз, якташларыбыз кичергән фаҗигале көннәрне чагылдырдылар.

Белешмә

Сталинград сугышы 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр барган.
Бу сугышта оту Бөек Ватан сугышы барышында гына түгел, бөтен Икенче бөтендөнья сугышы барышында да Җиңүгә таба кискен борылыш булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев