Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә спортчыларны, тренерларны, физкультура укытучыларын хөрмәтләделәр

Үткән атнада, 8 августтан алып 12 августка кадәр, районда Бөтенроссия Физкультурачылар көненә багышланган спорт чаралары, «Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале үтте.

12 августта “Чүпрәле” паркында спорт чараларына тантаналы шартларда йомгак ясалды, чарада районның иң яхшы спортчылары, спорт хәрәкәте ветераннары, тренерлар, физик культура укытучылары катнашты.

Район башлыгы Марат Гафаров, физкультура һәм спорт бәйрәмендә барлык спортчыларны, спорт сөючеләрне бәйрәм белән котлады, ветераннарга, педагогларга һәм тренерларга районның спорт тормышына һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, киләчәктә дә уңышлар теләде.

Аннан соң район башлыгы Валерий Юмановка (Зур Аксу урта мәктәбе), Петр Рафиковка (Яңа Элмәле урта мәктәбе) “Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы” күкрәк билгеләрен, бер төркем физик культура укытучыларына, спорт өлкәсендә хезмәт куйган белгечләргә ТР спорт министрының Рәхмәт хатларын, район башлыгының Мактау Грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук, тантанада баскетбол, бадминтон, өстәл теннисы, футбол, хоккей, картинг федерацияләренең район филиаллары җитәкчеләре дә район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Район башлыгы Кубогына волейбол буенча турнир оешмалар күпләп катнашкан иң популяр спорт төрләренең берсе булды.Турнирда быел хатын-кызлар командалары да катнашты.

Ир-атлар командалары арасында 1 урынны мәдәният һәм социаль яклау бүлеге командасы яулады, мөселман яшьләре командасы - 2 урынга, спорт мәктәбе командасы 3 урынга лаек булды.

Хатын- кызлар командалары арасында 3 нче урын “Радуга” пенсионерлар командасына бирелде, 2 нче урында - Администрация командасы, мәдәният бүлеге командасы 1 нче урынны яулады һәм Кубок та аларга тапшырылды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов бер төркем физик культура укытучыларына һәм спорт өлкәсендә хезмәт куючыларга Башкарма комитет җитәкчесенең, "Хезмәткә һәм оборонага әзер” төбәк иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатларын, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов баскетбол, бадминтон, өстәл теннисы, мини-футбол буенча үткән ярышларда призлы урынны яулаучы оешмалар һәм спортчыларга Мактау Грамоталары, медальләр һәм кубоклар тапшырды.

Чара барышында, шулай ук, ГТОның алтын билгеләрен дә алучылар булды. Район мәгариф бүлеге методисты Илнур Мавзютов ТР Спорт министрлыгы ГТО физкультура комплексының 90 еллыгы медале белән бүләкләнде.

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов районның физик культура һәм спорт тормышында актив катнашучыларны бүләкләде.

Сәхнәдән спорт сөючеләр хөрмәтенә концерт номерлары да яңгырады. Бәйрәмнән һәркем күтәренке кәеф һәм онытылмаслык мизгелләр алды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев