Чүпрәледә Социалистик Хезмәт Герое Сергей Немасевны искә алдылар
Район үзәгендәге Геройлар Аллеясында Социалистик Хезмәт Герое Сергей Немасев истәлегенә багышланган митинг узды.
Геройны искә алырга, аның бюстына чәчәкләр салырга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Петр Дементьев исемендәге Уби урта мәктәбе укучылары, «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» студентлары, район мәктәпләре укучылары, оешма вәкилләре һәм башкалар килгән иде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов үзенең чыгышында геройларыбызны, аларның якты истәлекләрен һәм хезмәт батырлыкларын һәрвакыт истә тотарга кирәклеген, яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләргә тиешлегебезне ассызыклады.
Митингта катнашучылар Герой Сергей Егорович Немасев турында искә төшерделәр, Уби гомуми белем мәктәбе укучылары аның хезмәт батырлыклары турында сөйләделәр һәм бюстына чәчәкләр салдылар.
Белешмә
Якташыбыз Сергей Егорович Немасев 1928 елның 25 сентябрендә ТАССРның Хорновар-Шигали авылында туа.
Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында механизатор булып эшли. Ульяновск механика техникумын тәмамлаганнан соң, 1952 елда Ульяновск очу әзерлеге мәктәбендә моторист булып эшли. 1953 елдан Куйбышев ГЭС төзелешендә «Куйбышевгидрострой» идарәсенең комсомол-яшьләр бригадиры. 1956-1957 елларда югары язгы ташуларны үткәрү буенча затворны маневрлау чорында кранның йөк күтәрүчәнлеген арттыру эшендә актив катнаша. Алга таба Ефратта һәм Ангарада гидроэлектростанцияләр төзелешендә эшли.
СССР Югары Советы Президиумының 1958 елның 9 августындагы указы белән бишьеллык план биремнәрен үтәүдәге казанышлары һәм югары техник-икътисадый күрсәткечләргә ирешүләре өчен Сергей Егорович Немасевка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Ул, шулай ук, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән. Иркутск өлкәсе Советы депутаты була.
2006 елда Братск шәһәрендә вафат була, Иркутск шәһәрендә җирләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев