Чүпрәледә шахмат буенча район турниры узды
Турнирда районның гомуми белем бирү учреждениеләре укучы- шахматчылардан тупланган иң көчле командалар катнашты.
Турнир 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында 2023-2024 уку елы укучылар спартакиадасы кысаларында узды. Призлар шахмат федерациясенең район филиалы җитәкчесе А. Е. Ярухин тарафыннын әзерләнгән иде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, милли проект ярдәмендә районның барлык мәктәпләрендә дә укучылар буш вакытларында шахмат кебек спорт төре белән шөгыльләнә ала. Моның нәтиҗәсе бу турнирда 19 команда катнашуында да чагыла. Һәр мәктәп командасы үз составында өч укучыны берләштергән иде. Турнирга судьялар Илдар Яфизов, Ханбик Камалов, Илнур Мавзютов бәя бирде.
Уен нәтиҗәләре буенча 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы — 1нче урынны; Иске Шәйморза мәктәбе командасы — 2нче; Балалар иҗат йорты — 3нче урынны яулады.
Барлык призерлар кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев