Чүпрәледә санитар-экологик икеайлык башланды
Республикакүләм мөһим чарага старт апрель башында бирелде һәм ул 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Икеайлык кысаларында район Башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ комиссия әгъзалары тарафыннан рейдлар оештыру, кагыйдә бозган затларга карата административ протоколлар төзү каралган. Бу уңайдан махсус эш планы да расланган. Әлеге хакта район Башкарма комитеты җитәкчесе, админстратив комиссия рәисе Рөстәм Мөхәммәтҗанов белдерде.
Шушы көннәрдә район Башкарма комитеты бинасында икеайлык кысаларында беренче админстратив комиссия утырышы узды. Анда авыл җирлеге кагыйдәләрен бозган физик затларның эшләре каралды һәм нәтиҗәләр чыгарылды.
Кагыйдә бозучылар арасында башлыча чүп-чарны махсус контейнерга түгел, ә аның тирә-ягына ташлап калдыручылар, шулай ук, төзелеш материалларын тиешсез урыннарга куючылар күзәтелә.
Комиссия утырышында төзелеш материалларын саклау өчен авыл җирлегеннән белешмә алырга кирәклеге искәртелде. Ягъни, теге яки бу йорт хуҗасы төзелеш эшләре үткәрергә уйлый икән, ул кирәк-яракларны өй алдында, я булмаса, урам ягында саклау-тоту өчен авыл җирлегеннән белешмә алырга тиеш. Мондый белешмәләр 6 айга дип бирелә. Бу очракта йорт хуҗасы закон тарафыннан да яклана, кагыйдә бозучы буларак саналмый.
Административ комиссия рәисе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, санитар-экологик икеайлык барышын районның тикшерү органнары күзәтеп торачагын хәбәр итте. Төзекләндерү, чистарту эшләре тиешенчә башкарылмаган очракта административ җаваплылык каралган. Штраф күләме–2000 сумнан 3500 сумга кадәр. Ә инде ел дәвамында административ тәртип бозу янә кабатланган очракта штрафлар суммасы да ике тапкыр артачак.
Тирә-ягыбызның чисталыгы, гүзәллеге иң беренче чиратта, үзебез өчен кирәк. Шуңа да чүпләмик, кагыйдәләрне бозмыйк, тирә-ягыбызны матурлап яшик дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев